• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Станция детского и юношеского туризма и экскурсий" Советского района г. Казани»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Советская, 12/8
Телефон: +7(843)-234-13-74
E-Mail: iskrakart@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУДО "СДЮТиЭ"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Бородов Илья Лазаревич
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 960
У нас учат: 20

"Краеведы (тат) - Гильмутдинова Л.Х., Науметова Г.Р.

Направленность программы - туристско-краеведческая.

Возраст учащихся: 12-16 лет.

Срок реализации: 2 года.

Укучыларны җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр - Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү патриотизм тәрбияләү өчен мөһим шарт булып тора.

 Укучыларны рухи яктан бай, белемле, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил, конкурентлыкка сәләтле, үз иленең патриотлары булган шәхес итеп тәрбияләү.

Туган як турында язылган әсәрләрне өйрәнү, аларны аңлап, сәнгатьле итеп уку — һәрьяктан үсеш алган шәхес тәрбияләүдә мөһим өлешләрнең берсе. Мондый әсәрләрне өйрәнү укучы күңелендә туган төбәккә мәхәббәт уяту, патриотизм хисләре тәрбияләүдә мөмкинлек бирә. Бу әсәрләр бала күңелендә кечкенәдән әдәплелек, тәүфикълылык, намуслылык кебек югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә нигез булып тора.

Шулай ук түгәрәк шартларында сәнгатьле уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләре дә үстерелә.

“Туган якны өйрәнечүләр” түгәрәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә укучыларның фәнни-эзләнү эшенә мөмкинлекләре арта, аларның дәрестә алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләре үстерелә. Түгәрәк өчен каралган сәгатьләр кысасында мәктәп, район, шәһәр, республика, бөтенрәсәй, халыкара күләмдә оештырылган төрле фәнни-гамәли конференцияләргә, иҗади конкурсларга әзерләнергә, чыгыш ясарга да мөмкинлекләр күбрәк.

“Туган якны өйрәнүчеләр” түгәрәге түбәндәге максаттан чыгып оештырыла:

-үз халкының рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү;

-укучыларда эзләнү-тикшеренү, материалны системага салу күнекмәләре формалаш-тыру;

-туган як белән кызыксынуларын үстерү һәм мәхәббәт тәрбияләү;

- туган ягыбыздан чыккан әдипләр, күренекле кешеләр белән кызыксыну һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Краеведы_ Общеобр_программа 1-3.docx