МАДОУ "Детский сад № 415 с татарским языком воспитания и обучения" Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Каштановая |
| Телефон: | +7(843)-234-24-76 |
| E-Mail: | madou.415@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №415" |
| Руководитель: | Кадырова Рузалия Ахатовна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 125 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 8 педагогов |
Новости детского сада
"Минем шәҗәрәм!" конкурсы игълан ителә!
Опубликовано: 17.10.2017
Хөрмәтле әти-әниләр!
Бакчабызда "Патриотик тәрбия – балалар бакчасында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүче төп чыганак" семинар-практикум кысаларында "Минем шәҗәрәм" конкурсы игълан ителә.
Шәҗәрә ул – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма истәлек, генеалогик язма – туган-тумачалык, һәр шәхеснең тормышы һәм кылган хезмәтләре хакында мәгълүмат алып була торган тарихи чыганак. Хәркем үзенең тарихын, ата-баба истәтелеген саклап, буыннан-юуенга тапшырырга тиеш.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бу конкурс - патриотик тәрбия бирүнең бер ысулы булып тора. Нәни дусларыбыз бу шөгыльдә бик кызыксынып катнашалар, чөнки аларның һәрберсе үз ата-бабасының тарихын өйрәнә. Балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләнә.
Барагазны да бу конкурта катнашырга чакырып калабыз. Рәхим итегез! Үткәнне белмәгән халыкның киләчәге юк!
К списку новостей







