Тормыш мәшәкатьләренә карамастан кайгыртучан, назлы, сабыр хатыннар һәм аналар булып калуыгыз, саклый, ышана һәм кичерә белгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Сез ул Җирне бизәп торучы гүзәллек, өмет бирә торган мәхәббәт, авырлыкларда ярдәм итә торган юаныч.
Барлык хыялларыгыз тормышка ашуын, йортыгызның тынычлык, ямь белән тулы булуын, балаларыгызның җан тынычлыгы, наз, җылылык, кайгырту бүләк итүен теләп калабыз.
Сезгә иминлек, ана бәхете, гаилә тигезлеге һәм сәламәтлек насыйп булсын.







