Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Радуга" с.Ямбухтино" Спасского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы муниципаль бюждет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Ямбакты авылы "Салават күпере" балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422857, Республика Татарстан, Спасский район, с. Ямбухтино, ул.Школьная, д.7 |
| Телефон: | (84347)38315, +7(937)-005-70-17 |
| E-Mail: | "Raduga.Spas@tatar.ru",lyutsiyaH63@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Радуга" с.Ямбухтино" |
| Руководитель: | Галяутдинова Фаиза Асатовна |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 2023-2024 учебном году обучается 7 детей. |
| У нас учат: | 1-воспитатель |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Радуга" с.Ямбухтино" Спасского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы муниципаль бюждет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Ямбакты авылы "Салават күпере" балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Әниләр бәйрәме 29.11.2018

"Әниләр көне" - ел саен балалар бакчасында зурлап үткәрелә торган бәйрәмнәрнең берсе. Әниләр кунакка килә дигәч, шигырьләрне дә, җырларны да тырышып өйрәнде балаларыбыз. Үз куллары белән бүләккә чәчәкләр дә ясадылар. Әниләребез дә уеннарда катнашты. Соңыннан гәпләшә-гәпләшә тәмләп чәй эчтек.
-
Көзге бозга ышанма! 01.11.2018

"Көзге боз - көзге юанлыгында булса да ышанырга ярамый". Без бу турыда бүген авылыбызның күлләре янына экскурсиягә баргач сөйләштек. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек, боз өстенә керергә ярамавын бик яхшы аңладык.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 23.10.2018

Бүген бакчабызда районның ГИБДД вәкиле Вафина А.А. булып китте. Ул безнең белән юл кагыйдәләре өйрәнү буенча әңгәмә үткәрде, видеофильм күрсәтте. Юл йөрү кагыйдәләрен без дә даими өйрәнәбез. Хәтта аерым кабинет та җиһазладык. Әңгәмә кызыклы, эчтәлекле булды. Әле ул безгә дидактик материаллар һәм китаплар да бүләк итте.
-
Бәрәңге бәйрәме 12.10.2018

Бүген авылыбызның мәдәният йортында зурлап "Бәрәңге бәйрәме" уздырылды. Бу бәйрәмдә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә актив катнашты. Без бәрәңгедән ясалган эшләнмәләр алып килдек, уеннарда катнаштык. Соңыннан авылыбызның уңган хуҗабикәләре бәрәңге ашлары белән сыйладылар.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2018

Авылыбызда быел "Өлкәннәр көне" авыл җирлеге, мәктәп һәм балалар бакчасы көче белән үткәрелде. Дәү әниләребезне котлап шигырьләр өйрәндек, матур җырлар бүләк иттек.
Без әбине яратабыз,
Ул да безне ярата.
Якты йөзе, йомшак сүзе-
Бары да безгә карата.
-
Сөмбелә бәйрәме 21.09.2018

Бүген безнең балалар бакчасында "Сөмбелә" - Уңыш бәйрәме булып узды. Балалар янына кунакка Көз кызы - Сөмбелә килде. Төрле ярышлар, дидактик уеннар берсен- берсе алыштырып кына торды Соңыннан көзге уңышлар белән сыйлану булды.
-
Балаларны яклау көне 30.05.2018

Бүген без бакчабызда балаларны яклау көнен үткәрдек.
-
Җиңү бәйрәме 10.05.2018

9-май илебездәге һәр кешенең иң яраткан бәйрәме. Шатлыклы һәм моңсу бәйрәм. Бу көнне без авылыбыз уртасындагы һәйкәлгә чәчәкләр куйдык, батыр авылдашларыбызны искә алу кичәсендә катнаштык.
-
Г.Тукай туган көн 26.04.2018

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бүген туган көне. Авылыбызның китапханәчесе Ләйлә апа аның турында бик эчтәлекле һәм файдалы чыгыш әзерләп килде. Соңыннан Г.Тукайның "Шүрәле" әсәре буенча төшерелгән мультфильм карадык
-
Сәламәтлек көне 06.04.2018

5 нче апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көнен саф һавада уеннар уйнап билгеләп үттек. Бу көнне мәйданчыкта җепшек кардан сыннар әвәләдек, хәрәкәтле уеннар уйнадык, кар йомарлап аттык. Уйнап кергәч бакча хезмәткәрләре балаларны витаминлы ризыклар белән сыйладылар.











