Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Милэшкэй» села Алабердино» Тетюшского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422373,Республика Татарстан,Тетюшский муниципальный район,село Алабердино,улица Азата Хусаинова,дом 40. |
| Телефон: | +7(843)-735-80-30 |
| E-Mail: | alfinur7505@gmail.com |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад «Милэшкэй» села Алабердино» Тетюшского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гарифуллина Альфинур Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Милэшкэй» села Алабердино» Тетюшского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк" 07.03.2019

Бүгенге конне балалар түземсезләнеп көтте, чөнки бүген балалар бакчасында бәйрәм. Ә бәйрәмгә без әниләрне дәштек һәм аларга кайбер әниләр белән берлектә әзерләгән концерт программасын күрсәттек.
-
"Әти мине яклаучы" 22.02.2019

Бүген балалар үзләренең әтиләрен бәйрәм белән котладылар. Әтиләр өчен тырышып әзерләгән шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар һәм биеп тә курсәттеләр. Әтиләргә бәйрәм бик ошады.
-
Бөтендөнья туган тел көне. 21.02.2019

Бүген, Бөтендөнья туган тел көнендә, балалар татар язучыларының китаплары белән таныштылар, алардан өзеклзр укылды. Соңыннан "Нинди әкияттән?" дигән кызыклы уен булды.
-
"Милли киемнәр бизәү" 20.02.2019

Дидактик уен "Милли киемнәрне бизә", балаларга бик ошады. Алар читек, түбәтәй, алъяпкычларны бик матур итеп бизәделәр.
-
"Әкият безгә кайдан килгән?" әңгәмә. 18.02.2019

Бүген балалар бакчасында "Әкият безгә кайдан килгән?" дигән темага багышланган әңгәмә булды. Балалар әңгәмә барышында төрле әкиятләр белән таныштылар, аларның кайдан барлыкка килүе турында фикер алыштылар, уеннар уйнадылар.
-
Муса Җәлилгә багышланган презентация 15.02.2019

Балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган презентация күрсәтелде.
-
Муса Җәлил турында әңгәмә. 14.02.2019

Бүген балалар белән Муса Җәлил турында сөйләштек. Алар шагыйрьнең шигырьләрен искә төшерделәр, гәҗит - журналлардагы мәгълүмат белән таныштылар.
-
Китапханәгә сәяхәт 12.02.2019

Балалар бүген китапханәгә сәяхәткә бардылар. Китапханәче Чулпан апалары алар өчен курчак театры әзерләгән иде. Балалар башта рәхәтләнеп әкият карадылар, аннан соң Муса Җәлил китаплары белән таныштылар.
-
"Канатлы дусларны" сыйлыйбыз. 08.02.2019

Бүген балалар белән "канатлы дусларның" җимлекләрен алыштырдык. Яңа җимлекләрне Зәйнуллин Риаз һәм Габбазов Алмазлар ясап килгәннәр иде.
-
Бездә кышлаучы кошлар(викторина). 01.02.2019

Бүген балалар бакчасында куңелле кичә - викторина булды. Балалар янына кунакка һәм үзләренең белемнәрен күрсәтергә 1 нче сыйныф укучылары килделәр. Балалар һәм укучылар бергәләшеп бездә кышлаучы кошлар турында фикер алыштылар, тәрбияче Алинә апаларының сорауларына җавап бирделәр, төрле - төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан "канатлы дусларына", җимлеккә ашарга салдылар.






