Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Вильданова Лилия Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 69 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей(из них 3 совместителя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
«Һөнәрләр дөнясында» конкурсы 09.01.2013

09.01.2013 көнне мәктәптә «Һөнәрләр дөнясында» конкурсының сайлап алу туры булды. Бу бәйгедә 8нче сыйныф укучылары врач һөнәрен (җитәкчесе Нуртдинова Э.Р.), 6нчы сыйныф укучылары механизатор (Фарухшина Н.Я.), 9нчы сыйныф укучылары полиия һөнәрен (Вилданова Л.Р.) яклап чыгыш ясадылар
-
Хоккей ярышы
08.01.2013
8 нче январь көнне мәктәптә авыл яшьләре арасында хоккей ярышлары узды.
-
Шахмат һәм шашка ярышында без беренче 08.01.2013

08.01.2013 көнне Чаллы шәһәренең шашка-шахмат клубында уздырылган район ярышында безнең мәктәп укучылары шашка буенча да, шахмат буенча да бернчелекне алып кубок яулап кайттылар.
-
Күңелле ял итәбез 05.01.2013

Укучылар үзләре ясаган тауда рәхәтләнеп шуалар
-
Яна ел бәйрәме 28.12.2012

Мәктәптә яңа ел кичәсенә зур әзерлек бара. 28 декабрь көнне кичке сәгать 18:00 дә 5-10 класслар өчен яңа ел кичәсе үткәрелә. 29 декабрь көнне сәгать 9:00 1-4 класслар өчен бәйрәм оештырыла. Барыгызны дә бәйрәмгә чакырабыз.
-
Приглашение на новый год 25.12.2012

24 декабря 2012 года в ГЦДТ 120 детей от школ Тукаевского района были приглашены на Новогоднюю ёлку, организованную ОАО "РИТЕК" ТПП "ТатРИТЕКнефт"
-
Кар фигуралары 17.12.2012

Мәктәп ишек алдында укучылар ярыша- ярыша кар фигуралары ясадылар.
-
Һөнәрләр дөньясында 17.12.2012

14.11.12 көнендә сыйныф җитәкчеләре «Һөнәрләр дөньясында» дигән темага багышлап сыйныф җыелышлары уздырдылар. Өлкән сыйныф укучылары полиция хезмәткәре Хамматуллин Илнур белән таныштылар. Алар балигъ булмаганнар белән эшләүче полиция хезмәтенең нечкәлекләре белән таныштылар, уку йортлары турында белделәр.
1,3 нче сыйныф укучылары тегүче һәм дизайнер һөнәре белән тирәнтен таныштылар. Үзләре шефлык иткән Розалия апаларыннан бу һөнәргә кызыксыну уянган. Рузалия апалары инвалид булса да тегә дә һәм бик матур итеп чигә дә. (Җитәкчеләре Хайруллина Р.Ф.)
2,4 нче сыйныф укучылары пешекче һөнәре буенча материаллар тупладылар. Пешекче-кондитерлыкка уку йортлары белән читтән торып таныштылар. Һәр укучы үзенең әнисенең һөнәре турында чыгыш әзерләде һәм сыйныф сәгатендә сыйныфташларын таныштырдылар. (Сыйныф җитәкчесе Гилязова Р.Ф.)
5-6нчы сыйныф укучылары укытучы һөнәренең нечкәлекләре һәм авырлыклары үзләштерделәр. Коткаручы булып эшләүчеләр турында да кызыксыналар. (Ахматсафина Р.Р. һәм Фарухшина Н.Я.)
7-8 нче сыйныфлар врач һөнәре буенча материал туплыйлар. Авылыбыз шәфкать туташлары белән очрашу уздырдылар. Врачлыкка укыта торгану уку йортлары турында материал тупладылар. (җитәкчесе Нурдинова Э.Р. һәм Калимуллин Ф.Г.)
9нчы сыйныф укучылары артист һөнәре белән таныштылар. Авылыбыздан чыккан артистлар турында материал тупладылар. Кәрим Тинчурин турында материал туплап презентация ясадылар. «Зәңгәр шәл » комедиясеннән өзек әзерләп мәктәп коллективына һәм аналарга күрсәттеләр. (Җитәкчесе Вилданова Л.Р.)
10 нчы сыйныф укучылары информацион технологияләр белән эш итүчеләр буенча һөнәр белгечләре белән таныштылар. Программист Аитов Илнарның хезмәте белән якыннан танышырга аның белән очрашу уздырдылар. (Җитәкчесе Марсалова Г.М.)
-
Үзебез ясаган тау 16.12.2012

Мәктәп укучылары үзләре ясаган тауда рәхәтләнеп шуалар.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 15.12.2012

Предмет олимпиадаларының муниципаль этабында литература предметы (укытучы Марсалова Г.М.) буенча 9 класс укучысыАхметвалеева Элвира, татар теле буенча( укытучы Вилданова Л.Р.) 9 класс укучысы Сафина Алинә, 10 класс укучысы Шайхеева Айгөл, татар әдәбияты буенча ( укытучы Вилданова Л.Р.) 9 класс укучысы Калимуллина Айгөл призер булдылар.










