Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Вильданова Лилия Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 69 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей(из них 3 совместителя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95
-
Мәктәп укучылары ял итә
06.06.2012
Бүген мәктәптә "Ак каен " лагеры үз эшен башлап җибәрде. Анда 15 укучы ял итәчәк.
-
Сонгы кынгырау 25.05.2012

Бүген 11 класс укучылары өчен сонгы тапкыр кынгырау шалтырады.Мәктәптә "Сонгы кынгырау" бәйрәме зур әзерлек белән үтте. Бу бәйрәмгә ата-аналар, алдагы елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар, ветеран укытучылар чакырылган иде. 1 класслар котлавы, музыка мәктәбе укучыларының чыгышы, 8 класс укучысы Ахметвалеева Элвираның җыры бәйрәмгә ямь өстәде. 11 класс укучыларының чыгышы барлык кешеләрдә зур тәэсир калдырды.
-
Буыннар очрашуы 19.05.2012

Мусабай-Завод урта мәктәбендә сугыш чоры балалары белән очрашу булды. Мәктәп укучылары кинолардан гына карап, тарих китапларыннан гына укып белгән сугыш афәтләрен тагын бер тапкыр күз алдыннан кичерделәр…
-
Курайчы егетебез Айдар 19.05.2012

18 май көнне Сабада Исмәгыйль Мусин исемендәге V Республика курай, сорнай, кубызда уйнаучылар бәйгесе узды. Бу бәйгедә безнең мәктәпнең музыка мәктәбенә йөрүче 1 класс укучысы Хусаинов Айдар катнашты. Ул зур җиңү белән кайтты. "Балалар сәнгать мәктәбенең аерым башкаручылар" номинациясендә 1 дәрәҗә диплом белән бәләкләнде.
-
9 класс укучылар сынап карау имтиханнары тапшыралар 16.05.2012

9 класс укучылары төп имтиханнарга кадәр сонгы тапкыр сынап карау имтиханнары тапшыралар. 11 май көнне математикадан район күләмендә сынап карау имтиханы тапшырсалар, 15 май көнне рус теленнән тапшырдылар. Математика буенча нәтиҗәләр дә билгеле булды. 4 укучы "5" билгесенә, 2 укучы "3" билгесенә тапшырды.
-
Мәктәптә хокук белемнәре декадасы бара
14.05.2012
Мәктәптә 14 майдан 24 майга кадәр хокук белемнәре декадасы бара. 14 май көнне район милиция һәм больница хезмәткәрләре белән очрашу уздырылды.
-
9 май- Җиңү көне
09.05.2012
9 май көнне мәктәп укучылары бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган митингта катнаштылар. 6,7 класс укучылары әдәби-музыкаль монтаж куйдылар.9 класс укучылары сугыш ветеранныр белән бергә һәйкәлгә венок салдылар.
-
Татар теле атналыгы 23.04.2012

Мәктәптә 23 апрельдән 28 апрельга кадәр татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәреләчәк.
-
Педагог-оештыручыларның район семинары 18.04.2012

18 апрель көнне Мусабай-Завод урта мәктәбендә “ Яшь буыннарда сәламәт яшәү күнекмәләре формалаштыруда класстан тыш чараларның оештырылуы “ дигән темага педагог-оештыручылар семинары узды.
-
Безнең беренчеләр кошларны каршылый 17.04.2012

Беренчеләр язгы каникулда да тик ятмаганнар, алар әтиләре белән кошларга оялар ясаганнар. Сыерчык ояларын мәктәпкә алып килеп бүләк иттеләр. Ояларны каеннарга куйдык һәм аларга сыерчыклар килеп мактап-мактап сайрадылар.










