• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тукаевский
  • Школы
  • МБОУ «Мелекесская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов» Тукаевского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган Мәләкәс урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение "Мелекесская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов" Тукаевского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган Мәләкәс урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423897, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мелекес, ул. Школьная, д. 1А
Телефон: +7(855)-279-35-36
E-Mail: Smel.Tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мелекесская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ
Руководитель: Кузнецова Ирина Николаевна
Год основания учреждения: 1971
У нас учатся: 172
У нас учат: 18

Новости школы

Урок мира

Опубликовано: 02.09.2011

                                 Тынычлык дәресе.

Максат: Тынычлык төшенчәсен формалаштыру, тыныч тормышның ролен аңлату, тормышта дөрес  юл сайларга өйрәтү.

Җиһазлау:Компьютер презентациясе, дәүләт символлары, китаплар һәм журналлардан күргәзмә.

 

Исәнмесез укучылар, укытучылар, килгән кунаклар!

       Сезнең барыгызны да 1 сентябрь Белем бәйрәме  белән тәбрик итәбез.

Сезнең белән шушы матур , якты мэктәбебездә тагын очрашуыбызга бик шатбыз. Яңа уку елында сезгә шатлык , сәламәтлек, укуыгызда унышлар телибез. Укытучыларга тагын бер теләк укучыларыгыз тәртипле , тырыш булсыннар.

           Традиция буенча Белем көненең беренче дәресе «Тынычлык дәресе» итеп үткәрелә.

     Нәрсә соң ул Тынычлык ? Сез ничек уйлыйсыз балалар?

        Тынычлык ул- яшәү , илебез hәм халкыбызнын, hәр семьяның, hәр кешенең иминлеге.

          Быел без Бөек җиңүнең 66 еллыгын бәйрәм иттек. Еллар үтү белән сугыш хәтирәләре тарих булып кала барса да, илебез, халкыбыз иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган каhарманнар hич кайчан онытылмый.  Без аны  hичкайчан онытырга тиеш түгелбез.

        Мин сезне менә бу саннарга игътибар итәргә чакырыр идем.

   Сугыш газапларын беренче татыган Брест крепосте белән Мәскәү шәһәре арасында  - 1000 км , Мәскәүдән Берлинга 1600 км. Бергә 2600 км.. Поезд белән 4 тәүлек, самолетта 4 сәгать, сугыш юллары буйлап 4 ел яки 34 мең сәгать һәм 26 миллион үлгән совет кешесе.

 Сугышта үлгән совет кешеләренең һәрберсен 1 минутлык тынлык белән искә алсак, илебездә 35 елга сузылган тынлык урнашыр иде.

    Сугыш китергән үлем, ачлык, ялангачлык, ятимлек, җимерек авыл һәм шәһәрләр артта калсалар да, бүгенге көндә дә илебез халкына сугыш сынаулары килеп тора.

    Әфган, Чечнә, Абхазия сугышлары.  Сезнең белән кайнар нокталарда яшәмәсәк тә, безгә уяу булырга кирәк. Чөнки әледән-әле террор актлары, шартлаулар булып торалар.

    Бүгенге көнне Беслан вакыйгасын искә алмыйча мөмкин түгел. Беслан шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбе. 1 нче сентябрь иртәсендә бәйрәм тантанасына җыелган 1181 кеше канлы мәшһәр эчендә калды, шуларның 800 е балалар идее. Террорчылар аларны 3 көн буе спортзалда ябылуда тоттылар. Ашарга да,  эчәргә дә бирмичә интектерделәр. 394 кеше һәлак булды, шуларның 159 ы балалар.

    Беслан трагедиясе берәүне дә битараф калдырмады. Һәркем көченнән килгәнчә Беслан халкына ярдәм итәргә тырышты. Бу трагедиядә һәлак булган балалар хөрмәтенә Саранск шәһәрендә 100 каштан агачы утыртылды, Флоренциядә шәһәр мәйданына исем бирелде.

  Барлык кешеләрнең күңелләрен тетрәндергән Беслан вакыйгасына багышлап авылдашыбыз, укучыбыз Халилрахманова Ләйлә шигырь язды. Бу шигырьне сезгә 11 класс укучысы Попова Ирина укып китәр.

Дөнья яна, күктән аңа

Олы кояш карап тора

Карап тора аңа әрнеп:

Нишләтим бу кешеләрне?

Үтерәләр, бетерәләр

Нәкъ үзләре ишеләрне!

Их, бу акылсыз башларны

Мин яндыра алмас идем

Үзем кебек кояшларны.

Цунамилар булып ургый

Күз яшьләре җирем түккән.

Ана сөте хәрәм эчкән

Бу вәхшилар кайда үскән?

Миллион ана зар елады

Беслан балалары өчен.

И, ходаем, раббым, Аллам

Исемеңне корал итеп

Сугыш ачкан улларыңның

Ал син көчен.

Җирем елый, җирем тетри,

Күтәрә алмый бу вәхшәтне

Явызлыклар эшләмәгез

Күзалламый киләчәкне.

 

- Балалар әле күптән түгел генә, шушы елның 2 августында Комсомольск на Амуре дигән шәһәрнең 80 нче номерлы балалар бакчасында бомба шартлады. Бу бомба уенчыклар арасына яшеренгән иде. Нәни кызчык уенчыкны алгач шартлау яңгырады, сабый гәрипләнде.

 Кемнәр соң алар террористлар, ни өчен алар моңа баралар, ни өчен һаман кан коела?

 

- Акча белән кызыктыралар

- Милләт – ара ызгыш тудырырга тырышу

- Дин белән бәйлиләр

- Дәүләт политикасы белән килешмәүчеләр

- Кемгәдә булса ачу саклыйлар

- наркоманнар.

 

Шушындый сугышлар, террор актлары булмасын өчен һәрберебез: син дә, мин дә, семьялар, төрле илләр дус, тату, бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә, эшләргә, укырга тиеш. Татарстан Республикасында 60 тан артык милләт халкы бүгенге көндә бик тату яшиләр. Хөкүмәтебез укуга кызыксыну уяту һәм мәктәпләрне яңа техник база белән тәэмин итү өчен зур эш башкара. Укытучылар, укучылар, яшьләр өчен төрле проектлар эшли. Мәсәлән: «Бәләкәч» проекты буенча балалар бакчалары, балалар мәйданчыклары төзелә.

  Тукай районы талантлы балалар өчен грант игълан итте. Закирова Алия шушы грантка лаек булды. Быел да бу традиция дәвам итәчәк. «100 одаренных детей села» грантын Ахатов Ренат алган иде.

Ә хәзер сүзне ____________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________

__________________________________________________________

   Хөрмәтле өлкән сыйныф укучылары!

Сез хәзер юллар чатында торасыз. Юллар күп, башта мең сорау: кем булырга, нәрсә эшләргә, ничек яшәргә, кемне дус итәргә, кемгә ышанырга?

Сез мәктәпне тәмамлаган вакыт катлаулы чорга туры килә. Ләкин әхлак, намус, вөҗдан, дуслык, тугрылык төшенчәләре үз көчендә. Тыныч тормышта дус, тату яшәгәндә, бер-береңне хөрмәт иткәндә, тырышып укыганда, тырышып хезмәт иткәндә генә максатларга ирешергә мөмкин.

Авыр чакта бер-берегезгә җилкәгезне куегыз, шатлыкларны бергә бүлегез. Зур кайгы да, күп кешегә бүлгәч кечерәеп кала. Кечкенә генә шатлык та, күп кешегә тапкыргач, зур шатлыкка әйләнә. Күкләребез аяз, көннәребез тыныч, имин булсын, барыбыз да исән- сау булыйк.

 

,



К списку новостей