Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Абдуловская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Иске Абдул урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423882, РТ,Тукаевский район, с.Старое Абдулово , ул. Школьная, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-237-06-15 |
| E-Mail: | Ssabd.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старо-Абдуловская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Габидуллин Айнур Рафисович |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 61 учеников |
| У нас учат: | 15 учителей |
Новости Старо-Абдуловской СОШ
Өлкәннәр көне
Опубликовано: 04.10.2012
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек.
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
Безнең олыларга, дуслар,
Хөрмәтем бик зур минем.
Шундый кешеләр булганга
Шатланам, туган җирем.
К списку новостей








