Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - детский сад "Акчэчэк" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе «Акчэчэк» балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Детсадовская, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-279-70-48 |
| E-Mail: | Akchechek.Sad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - д/с «Акчэчэк» Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Камалова Альбина Наиловна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 44 воспитанника |
| У нас учат: | 5 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - детский сад "Акчэчэк" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе «Акчэчэк» балалар бакчасы - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
"Минем яраткан әбием һәм бабам" рәсем конкурсына әзерләнгән эшләр 12.10.2016

Сәнгать эшчәнлеге мәктәпкәчә балалар өчен эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала узенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтә бирә ала.
-
Бакчабызда Өлкәннәр көне декадасы дәвам итә 07.10.2016

Авылыбызда урнашкан картлар һәм инвлидлар йортында яшәүче әби-бабайларны бәйрәм белән котлау бакчабыз коллективы һәм балалары өчен яхшы традицияга әверелде. 1-10 октябрьда үтүче Өлкәннәр декадасында да балалар тәрбиячеләр белән берлектә әби-бабайларны концерт программасы белән сөендерде.
-
Бакчабызда өлкәннәр көне 30.09.2016

Бакчабызда бүген Өлкәннәр көне! Бәйрәмебез кунаклары - зур тормыш, олы хезмәт юлы уткән кешелэр. Алар акыллы киңәшләре , сабырлыклары, олы җанлылыгы белән яшьләрне тәрбияләүгә бүген дә үз өлешеләрен кертәләр.
Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. -
Балалар бакчасы хезмәткәрләре кәне белән! 27.09.2016

-
Әти-әниләр җыелышында мастер-класс "Вак моториканы үстерү" 22.09.2016

Бала туу белән, өебездә бик күп кыйбатлы уенчыклар пәйда була башлый. Реклама, матурдан-матур кибет киштәләре үз эшен эшли.
21 сентябрьда булып узган әти-әниләр җыелышында тәрбиячеләребез ничек итеп гайлә бюджетын янга калдырып, балаларны кызыклы һәм иң мөһиме файдалы һәнәрләр белән мавыктыру ысулларын курсәттеләр. Чарада әти-әниләр дә актив катнашты. -
Бакчабызда әти-әниләр җыелышы 21.09.2016

Бакчабызда «Гайлә бюджетын экономияләү ысуллары» темасына әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелыш барышында бакчага түләү өчен булган льготалар һәм компенсацияләр турында сүз барды. Тәрбиячеләр әти-әниләргә төп һәм өстәмә компенсация һәм льготларны ничек итеп ГОСУСЛУГИ (ЕСИА) сайты аша рәсмиләштерү серләрен ачтылар.
-
Уртанчылар төркемендә рәсем ясау шөгыле 16.09.2016

Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап – сары яфраклар
Җиргә сибелде. -
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кунакта 09.09.2016

Бакчабызда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе бара. Шул акция кысаларында, зурлар төркеме балалары картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясадылар. Балалар жырлар жырладылар , биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Балаларның жылы куз карашлары, йөзләрендәге елмаюлары инвалидларны бик сөендерде. Бәйрәм куңелле, күтәренке рух белән тәмамланды. Картлар һәм инвалидлар йортында яшәучеләр һәм эшләүчеләр, безне тагын кунакка чакырып калдылар.
-
Мин татарча сөйләшәм! 02.09.2016

Укыту һәм тәрбия эшен татача алып баручы республика мәйданчыгы буларак, безнең балалар бакчасы яңа 2016-2017 уку елын “Мин татача сөйләшәм” фестиваль-акциясе белән башлап җибәрде. Уртанчылар һәм зурлар төркеме татар теле турында шигырьләр сөйләде. Акциядә ата-аналар да зур теләк белән катнашты: татарча тизәйткечләр әйтеп, бер-берсе белән ярыштылар; җиңүчеләр “Мин татарча сөйләшәм” республика акциясенең эмблемалары белән бүләкләнделәр. Бәйрәм “И туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
-
"Помоги своему детскому саду - 2016" 01.09.2016

В рамках республиканской акции "Помоги своей школе - 2016" в нашем детском саду запускается акция "Помоги своему детскому саду - 2016". Найдите время навестить родные пенаты. Поинтересуйтесь проблемами, помните - кто помнит прошлое, у того есть будущее!
Принять участие в акции может любой желающий.











