Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - детский сад "Акчэчэк" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе «Акчэчэк» балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Детсадовская, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-279-70-48 |
| E-Mail: | Akchechek.Sad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - д/с «Акчэчэк» Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Камалова Альбина Наиловна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 44 воспитанника |
| У нас учат: | 5 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - детский сад "Акчэчэк" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе «Акчэчэк» балалар бакчасы - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
РӘХМӘТЕБЕЗНЕ ҖИТКЕРӘБЕЗ! 26.05.2014

1 ел элек «Агрокөч төркеме» генераль директоры Гимадеев Ильдар Шамилович ярдәме белән «Акчәчәк» балалар бакчасы бинасының тәрәзәләре алыштырылган иде. Инде менә авылдашыбыз «Азнакай» Агрофирмасы директоры Муслимов Илгиз Рашитович ярдәме белән тәрәзәләребезгә жалюзилар куелды. Ул әле музыка залына паласлар да бүләк итте. Спонсорларыбызга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Безгә күрсәткән яхшылыклары аларның үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!
-
23.05.2014

Уважаемые родители !
Приглашаем Вас на Выпускной утренник, который состоится 29 мая в 10.00ч. в музыкальном зале МБДОУ-детский сад "Акчэчэк".
С уважением администрация детского сада.
-
22.05.2014

«Уттан саклан» дип аталган район конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Калимуллин Айзат 2 урынга ,Хайруллина Ләйлә 3 урынга лаек булдылар. Әфәрин!!!
-
22.05.2014

Бакчабызда Теләнче Тамак янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә янгын чыккан очракта балаларны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үтте.
-
Авыл китапханәсенә экскурсия 21.05.2014

Авылыбыз китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кыйссаларында, якташыбыз Советлар Союзы герое Н.Шарипов истәлегенә багышланган “Эзе калды җиребездә, сүзе калды күңелебездә” дигән кичә узды. Зурлар төркеме балалары бу кичәдән бик күп мәгълүмат алдылар.
-
15.05.2014

«Акчәчәк» балалар бакчасы коллективы, кечкенәләр төркеме уен мәйданчыгын матурлау өчен,тал чыбыгыннан читән ясадылар.
-
Уртанчылар төркеме мәйданчыгы. 14.05.2014

Уртанчылар төркеме ата-аналары да уен мәйданчыгын җәйге чорга әзерләүдә актив катнашалар. Мәйданчык уртасында “Шаян песи” басып тора. Ул бакчага килгән барлык кешеләрне дә елмаеп каршы ала.
Активлык күрсәткән барлык ата-анага рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Кечкенәләр мәйданчыгында. 13.05.2014

Әти-әниләр ярдәме белән уен мәйданчыгын җәйге чорга әзерлек башланды. Мәйданчыкны бик матур итеп киенгән “Матрешка” бизәп тора.
Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
09.05.2014

Җинү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка,
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Күкрәгенә орден-медальләрен таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләрен сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга.
-
08.05.2014












