Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яна Булякская основная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423875, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Яна Буляк, ул. Г.Тукая, д. 2б |
| Телефон: | +7(855)-249-16-60 |
| E-Mail: | Sybul.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Яна Булякская ООШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сабирова Гузалия Азгатовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 28 учащихся/4 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей/1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яна Булякская основная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Экологик дәрес" 06.03.2017

Мәктәптә чираттагы «Бердәм экологик дәрес» узды. Экологик белем кешегә табигатькә карата начар мөнәсәбәтнең нинди фаҗигагә китерәсен аңларга мөмкинлек бирә. Дәреснең максаты – укучыларда экологик культура тәрбияләү. Дәресне биология укытучысы Абдуллина Г. Ә. үткәрде, район үзәк больницасы баш врачы Сабирҗанов Г. Г. табигатьне саклауның әһәмиятен балаларның аңына үтеп керерлек итеп аңлатты.
-
"Язгы ташулар" 04.03.2017

Мәктәптә язгы сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.
-
"Мастер-класс" 28.02.2017

Районда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Мастер-класс” бәйгесе узды. Безнең мәктәп данын Нәҗметдинова З. Г. яклады. Зөлфия Гадәновнаны беренче урын яулавы белән тәбрик итәбез, аңа уңышлар телибез!
-
"Балкыш" 27.02.2017

Укучыларыбыз "Балкыш-20" фестиваленың финал бәйгесендә катнаштылар. Афәрин, егетләр!
-
"Ватанны саклаучылар көне" 23.02.2017

Хәтер обелискы янында Ватанны саклаучылар көненә багышланган митинг узды. Митинг авыл җирлеге башлыгы Сәгытдинов М. С., мәктәп директоры Әхмәтҗанов С. М., ООО «Агрофирма «Кама» хезмәткәре Зәйнәшев Р. Р., район үзәк больницасы баш врачы Сабирҗанов Г. Г., Әфганстан сугышы ветераны Ситдиков Л. Г. катнашында узды. Алар үзләренең котлау сүзләрен, теләкләрен митингта катнашучыларга җиткерделәр.
-
Балалар бакчасы белән берлектә! 22.02.2017

Мәктәп һәм балалар бакчасы арасындагы бәйләнешне ныгыту максатыннан районның балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә семинар узды.
-
"Аҗаган" 22.02.2017

«Аҗаган» хәрби-спорт уеннары ярышлары бара. Без дә сынатмаска тырышабыз!
-
"БиблиоКЫШ" 22.02.2017

Ел фасылларының I район фестивале бара. "БиблиоКыш" фестивалендә катнашкан укучыларга грамоталар, призлар тапшырылды.
-
Безнең уңышлар 18.02.2017

2016-2017 нче уку елында фәннәр буенча уздырылган олимпиадаларда җиңгән укучыларга район мәгариф бүлеге грамоталар тапшырды. Җиңүчеләргә киләчәктә зур уңышлар юлдаш булсын!
-
"Кайнар йөрәк" 18.02.2017

Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В. А. Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”, – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана. Батыр, тәвәккәл булырга, бернәрсәдән дә куркып калмаска кирәк. Кыюлык ул – үзе зур батырлык. Февраль патриотик чараларга бай. Мәктәптә «Кайнар йөрәк» проектына багышланган батырлык дәресе буенча тәрбия сәгате үтте.






