муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | 4060000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 147 воспитанников/147 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Бакча мөдирләре өчен семинар 03.04.2017

2017 нчы елның 31 нче мартында Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында балалар бакчалары мөдирләре өчен “Мәктәпкәчә федераль дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыру шартларында балалар бакчасы җитәкчесенең оештыру эшчәнлеге” дигән темага семинар булып үтте.
-
Нәүрүз бәйрәме 30.03.2017

28 март көнне безнең балалар бакчасында традицион Нәүрүз бәйрәме билгеләп утелде.
-
Спорт бәйрәме 29.03.2017

Агымдагы елның 28 март көнне районыбызның "Батыр" спорткомлексында "Әти, әни һәм мин - спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән үзенчәлекле чара узды.
-
Балтачта зона семинарында катнашу 28.03.2017

28 нче март көнне Балтач муниципаль районының «Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасында “Федераль дәүләт белем бирү стандарты шартларында юл йөрү кагыйдәләренең профилактикасы“ дигән тема буенча зона семинары узды.
-
“Созвездие- Йолдызлык-2017” 23.03.2017
Бүген 23 март көнне 3нче балалар бакчасының “Шатлык” бию коллективы һәм Майсурадзе А.- вокал соло буенча Олы Әтнәдә эстрада сәнгатенең “Созвездие- Йолдызлык-2017”XVII ачык республика телевизион яшьләр фестивале зона бәйгесендә чыгыш ясадылар. -
Педсовет булып узды 22.03.2017
«Татарстан Республикасының дәүләт телләре”Законы кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге баланы тәрбияләү һәм икетеллелеккә өйрәтү буенча укыту-методик комплектын(УМК) тормышка ашыру.Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы-иҗади фикерләүче,инициативалы,иҗтимагый тормышта актив катнашучы,белемле,ике дәүләт телендә дә һәм шул ук вакытта чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль(полилигваль)шәхес тәрбияләү. Әлеге темага кагылышлы безнең 3нче балалар бакчасында 22.03.2017 елда педсовет булып узды.
-
Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны 21.03.2017

Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Матур әдәбият белән танышып бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. «Матур әдәбият әсәрләре уку» безнең 3нче балалар бакчасында белем бирү өлкәсендә һәм ирекле эшчәнлекләрдә алып барыла.
-
Иң яшь көрәшчегә- махсус приз 20.03.2017

17-18 март көннәрендә “Батыр” спорт комплексында Татарстанның халык, Россиянең, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына 2001 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча республикакүләм ачык турнир булып үтте. Турнирда 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Гыйниятуллин И. катнашты һәм ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң матур техник алым күрсәтүче бил алышкан көрәшче булып танылды. Шушы нисбәттән аңа махсус приз - көрәшчеләр сыны тапшырылды.
-
Мин – юл иминлеге өчен 16.03.2017

3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар " Мин – юл иминлеге өчен” дигән район конкурсына үзләренең эшләрен тәгъдим иттеләр.
-
Мәктәп һәм балалар арасындагы дәвамчанлык. 14.03.2017

13нче март көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә " ФДББС шартларында мәктәпкәчә һәм башлангыч белемнең дәвамчанлыгы" дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының метод берләшмә җитәкчеләре өчен киңәшмә булып үтте.







