муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | 4060000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 147 воспитанников/147 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
Новости Тюлячинского детского сада №3
Чыгарылыш кичәсе.
Опубликовано: 24.05.2016
Балаларның бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша геройлары белән берлектә рус, татар, телендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. «Хәрефләрне тану», «Буталчык саннар» кебек уеннарда катнашып, беренче имтихан тоттылар. Ә бу исә аларның бакчада ныклы хәзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте.
Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә. Аны онытылмаслык итеп уздыруда шушы балаларны бакча бусагасын беренче көннән үк бик күп нәниләрне тәрбияләгән, безнең балаларыбызның нәни генә уңышларына да сөенеп, алар белән горурланып, йөрәк җылысын биреп, ихлас, таләпчән, ачык күңелле, бала белән һәрчак янәшәдә атлаучы тәрбиячеләребез Фидалия Хадиева һәм Алсу Нугманова мактау сүзләренә бик тә лаеклы. Балаларыбыз өчен әнә шулай җан атып, аларны яратып йөрүенә таң кала идек.
Бүген без 19 баланы тормышның янә бер баскычына күтәрәбез – мәктәпкә озатабыз, – диде кичәнең йомгаклау өлешендә балалар бакчасы өчен җан атып йөрүче бакча мөдире Гелүсә Габдулхакова. – Алардан да акыллы, матур беркем юк. Шуңа күрә безгә аеруча да моңсу. Без киләчәктә дә алар белән горурланырбыз.
Балаларга бүләкләр тапшырылды. Аннан балалар, бакча бусагасын атлап чыгып, төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар. Шушы очып киткән шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!
Сегодня у нас праздник - выпускаются в школу дети подготовительной группы. Дети удивили своими трогательными выступлениями и заставили всплакнуть всех присутствующих в зале. Желаем им в будущем новых побед и успехов, здоровья, счастливого детства.
К списку новостей







