муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | 4060000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 147 воспитанников/147 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
Новости Тюлячинского детского сада №3
Уен ул реаль тормыш…
Опубликовано: 17.12.2014
Познавательные отношения между детьми группы – залог успешности и коммуникативного поведения в будущем, ведь так важно научить детей этого возраста играть вместе, а не рядом. Между тем , в детском коллективе неизбежны конфликтные ситуации. Задача педагога не просто умело разрешить острые ситуации среди воспитанников , но и , что более важно, не допускать их появления. А сделать это можно, только создав дружеские отношения между ребятами. В связи с этим в старшей группе педагог-психолог Баева А.Г. провела тренинг-упражнение «Паутина» на сплоченность группы.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге –уен. Уенда бала үзенең төп хыялларын тормышка ашыра, аны кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләре, җәмгыятьтәге үз-үзеңне тоту кагыйдәләре кызыксындыра, реаль тормышта мөмкин булмаганнарны уенда эшли. Уен – һәрьяклап үскән, белемле, иҗади фикер йөртә, көчле ихтыярлы , матурлыкка омтыла белә торган, рухи һәм физик яктан сәламәт камил шәхес тәрбияләү чарасы. Баланың акылы, аңы, сөйләме, хис – тойгылары, иҗади хыялы, физик һәм психик сыйфатлары уенда формлаша, үсә, ныгый. Уенның башка эшчәнлек төрләреннән өстенлеге дә шунда, бала уен кагыйдәләренә үз теләге белән буйсына, хәтта бу буйсына, хәтта бу буйсыну балага рәхәтлек китерә һәм бу баланың үз – үзен тотышын, тәртибен аңлы, уйланган итә. Шуңа күрә уен бала өчен иң ирекле, иң яраткан шөгыле, иң теләгән, ул уенда импульсив рәвештә туган теләкләрен җиңәргә, максатка ирешергә өйрәнә, характеры формалаша, ихтыяры үсә. Уен баланның үз – үзен тотышын, аның эчке тормышын тәртипкә сала, ул үз – үзен аңларга өйрәнә. Бары уенда гына бала иҗади актив, инициативалы, уенда ул үзенә һәм иптәшләренә бәя бирергә, үзен һәм башкаларны ихтирам итәргә, үзен контольдә тотарга, дөрес эш итәргә өйрәнә.
Хәзерге балалар уеннарында реклама, телевизион фильмнар, тапшырулар тәэсирендә тормыштан аерылган сюжетлар өстенлек итә, персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләр көч куллануга корылган һәм алар бала әхлагына җимергеч тәэсир ясыйлар.
Бүген буыннар арасында бәйләнеш өзелгән, төрле яшьтәге балалар бергә уйнамый, чөнки андый мөмкинлек юк. Балалар өлкәннәр арасында тәрбияләнә. Өлкәннәрнең уйнарга вакыты юк, нәтиҗәдә уен бала тормышыннан китә.
Бүгенге көндә педагог балаларны уеннар аша табигать һәм җәмгыять белән дөрес мөнәсәбәттә яшәргә өйрәтергә тиеш. Аларда кешелеклелек, гуманизм, үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре формалаштырырга кирәк. Балаларны уеннарда башкалар фикере белән исәпләшергә, бәхәсләрне гадел хәл итәргә, үзенең һәм иптәшләренең кылган гәмәлләрен гадел бәяләргә дип педагог-психолог Баева А.Г. “Пәрәвез оясы” дигән тренинг-күнегү өйрәтте һәм уткәрде.
К списку новостей







