муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | 4060000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 147 воспитанников/147 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
Новости Тюлячинского детского сада №3
С праздником Вас дорогие ветераны!
Опубликовано: 09.05.2015
Хормәтле ветераннар!
Сезне– Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрикләргә рөхсәт итегез!
Сугыш – халык өчен иң авыр сынауларның берсе. Әлеге елларда күпме балалар ятим калган да, күпме ата-аналар газиз балаларын югалтканнар. Сезнең күз алдыгызда дусларыгыз, туганнарыгыз һәлак булган. Ләкин Сез бу авыр сынауны үтеп, илебезгә тынычлык бүләк иттегез. Шуңа күрә дә Җиңү бәйрәме халкыбыз һәм дәүләтебез тарихында мөһим вакыйгаларның берсе булып тора.
Әлеге тыныч көннәр, аяз күк йөзе өчен без, иң беренче чиратта, нәкъ менә Сезгә рәхмәтлебез! Моңа ничек ирешкәнлегегез бары тик Сезгә генә мәгълүм. Дошманга каршылык күрсәтә алырлык көч туплый алуыгызга, иң кыен вакытта да рухи батырлык табып, халык киләчәге өчен көрәшүегезгә, бүгенге аяз көннәр, тыныч тормыш өчен Сезнең алда баш иябез! Андый дәһшәтле, авыр көннәрне Аллаһы Тәгалә безгә дә, Сезгә дә бүтән беркайчан да күрсәтмәсен!
Сезгә булган ихтирам хисләрен һәм чиксез рәхмәтебезне сүз белән генә аңлатып бетереп тә булмый. Аллаһы Тәгаләдән Сезгә ныклы сәламәтлек, муллык, бәрәкәт, кайгы-хәсрәтсез тормыш һәм якыннарыгызның һәрдаим янәшәдә булуын сорап калабыз.
Ватаныбыз, милләтебез өчен кылган батырлыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә тыныч имин еллар насыйп итсен!
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!
Иң изге теләкләр белән Теләче 3-нче балалар бакчасы коллективы.
К списку новостей







