Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420093, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Сауш, ул. Сиразетдиновых, д.47 |
| Телефон: | +7(843)-605-20-04 |
| E-Mail: | school_saush@mail.ru, Ssau.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ- Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Хасанова Альбина Мубаракзяновна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Онлайн тест 02.04.2013

11 класс укучылары рус теленнән белемнәрен сынап карадылар. Нәтиҗәләре уңай. ЕГЭда уңышлар телисе кала.
-
"Күңелле стартлар" 27.03.2013

Бүген мәктәптә "Күңелле стартлар" ярышы үтте. Бу ярышта 2-5 укучылары катнашты. Ярышта дуслык җиңде
-
Кул көрәше 19.03.2013

"Батыр" спорт комплексында "Армспорт" төре буенча ярыш үтте, безнең мәктәп укучылары ярышта активлык күрсәтте. Күп кенә призлы урыннар алып кайттылар. Алар: 1 урында Габдрахманова А (8 кл), Гарифуллина Г (8 кл), Марданов Н (8 кл), 2 урында Хусаинов И (8 кл), 3 урында Гарифуллин З (8 кл). Әфәрин укучылар.
-
Милли көрәш дәвам итә 16.03.2013

16 март көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә вафат булган Минегали Ногманов истәлегенә багышланган татар-башкорт милли көрәш ярышы уздырылды.Ул көрәштә безнең мәктәп укучылары да катнашты, җиңү бу көрәштә безнең мәктәп укучыларына елмаймасада, алар аннан күтәренке рух белән кайттылар.
-
Аҗаган - 2013
11.03.2013
Хәрби-патриотик айлык уңаеннан мәктәп күләмендә
класстан тыш чара "Аҗаган" уены үткәрелде. Ул бер ай буе дәвам итте. 9 март көнне укучыларның йомгаклау уены үткәрелеп, йомгак ясалды.Бу айлыкның максаты укучыларда хәрби-патриотик, җаваплылык һәм иптәшлек хисләре тәрбияләү, яшүсмерләрне хәрби хезмәткә психологик әзерләү. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Экстремаль ситуацияләрдә үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү иде. -
8 март белән! 07.03.2013

Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. Хатын-кыз - ул кешегә тормыш бүләк итүче, Җир йөзендәге буыннар чылбырын дәвам итүче, гомумкешелек кыйммәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыручы изге зат. Әниләребезнең бер җылы сүзе безнең күңелләребезне күтәрә, бер җылы карашы барлык авырлыкларны юып алгандай юкка чыгара. Хатын-кызлар - гаилә учагын сүндерми саклап тотучылар. Балаларына мәрхәмәтле, шәфкатьле әни, ә ирләренә ягымлы хатын да алар. Шуңа өстәп җәмгыятьнең бик күп тармакларында күпме хезмәт башкаралар! Әниләребез, әбиләребез алдында без баш иябез, алар белән горурланабыз.
Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны бүгенге ямьле бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Ихлас күңелемнән сезгә тазалык-саулык, ак бәхетләр, язгы кояштай ягымлылык, сөйкемлелек, күңелләрегезгә яз җилләредәй җылылык, мәрхәмәтлелек, сабырлык, гаиләләрегезгә тынычлык, тигезлек, иминлек, тормышыгызда, эшләрегездә зур уңышлар, барлык хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калам. Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын. Йөзләрегез һәрчак шатлыктан балкып торсын. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз! - Күңелле стартлар 06.03.2013
-
Алда ГИА 02.03.2013

-
Мәктәпкә 10 яшь 25.02.2013

-
Әлифба бәйрәме 22.02.2013
















