Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420093, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Сауш, ул. Сиразетдиновых, д.47 |
| Телефон: | +7(843)-605-20-04 |
| E-Mail: | school_saush@mail.ru, Ssau.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ- Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Хасанова Альбина Мубаракзяновна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Сабантуй 25.06.2016

Бүген "Балкыш" лагерена йөрүчеләр өчен тагын бер бәйрәм оештырылды. Ул - Сабантуй бәйрәме. Балалар төрле уеннарда катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмнән барысы да канәгать калды. Ахырда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бер укучы да бүләксез калмады.
-
Сау бул, мәктәп! 24.06.2016

Сауш төп мәктәбен 2016 нчы елда җиде укучы тәмамлады. Бүген алар кулларына аттестатлар алдылар.
Киләчәк тормышта укучыларның һәркайсына да уңышлар телибез, үзләре сайлап алган юлдан каршылыкларсыз үтәргә насыйп булсын. Ак юллар сезгә! -
Хезмәттәшебезнең туган көне. 23.06.2016

23 июнь көнне мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Бәдретдинова Әлфия Бариевнаның туган көне. Хезмәттәшебезне чын күңелдән туган көн бәйрәме белән тәбрик итәбез!
-
Хәтер һәм кайгы көне / День памяти и скорби 22.06.2016

1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан, Сауш төп мәктәбендә оештырылган “Балкыш” лагеренда 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде. Лагерьның әйдаманнары әзерләгән “Бөек еллар алдында баш иябез” дип исемләнгән чарада балалар авылдашларының Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләре, истәлекләр белән таныштылар, авыл үзәгендә урнашкан обелиск янына барып һәлак булган авылдашларны искә алдылар.
-
Бәхетле балачак 21.06.2016

Иртәдән кояш кыздыра, урамда эссе, бөркү һава. Рәхәтләнеп су коенасы килә. Мишә елгасында махсус су коену урыннары булмаганлыктан, коенырга рөхсәт юк. Һәр көнне Татарстан буенча кайсыдыр районнарда балаларның суга батып үлүләре турындагы хәбәрләр килеп тора.
Ял лагерена йөрүче балалар рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйныйлар, күләгәле урыннарда хәл җыялар, салкынча мәктәп бинасында рәсемнәр ясыйлар, төрле темаларга әңгәмә коралар. -
Җиләкле җәй 20.06.2016

Кызарып пешкән җиләкләр, тирә-юньгә таралган үлән исләре, өздереп сайраучы кошлар тавышы - болар барысы да җәйнең күңелле мизгелләре. Балаларның да иң яраткан ел фасыллары җәйдер, мөгаен. Бераз хәлне алган укулардан соң, укучылар рәхәтләнеп ял итә: җиләк җыя, су коена, балыкка йөри, табигатьнең матурлыгын күзәтә.
"Балкыш" лагерена йөрүче укучылар чишмә буена экскурсиягә сәяхәт кылып, тау битләрендәге кызарып пешкән, авызда эреп китүче җиләкләр җыеп кайттылар. Алар мәктәпкә кайтып җитүгә, яңгыры да килеп явып китте. -
Уеннар 17.06.2016

Бүген лагерьдагы көн төрле уеннар уйнап үтте. Шахмат, шашка, төрле хәрәкәтле уеннар уйналды. Көн балалар өчен бик кызыклы булды.
-
Һәр көнебез - бәйрәм! 16.06.2016

Бүген балалар үзләрен мода күрсәтүчеләр ролендә хис иттеләр. Һәркайсы үзенчәлекле, матур киемнәр тәкъдим итәргә тырышты. Лагерьдагы бүгенге көн дә бәйрәм рухы белән үткәрелде.
-
Дару үләннәре җыю 15.06.2016

Бүген, 15 июнь көнне, Сауш төп мәктәбе каршында оешкан "Балкыш" лагерена йөрүчеләр дару үләннәре җыю белән мәшгуль булды. Алар үги ана яфрагы, бака яфрагы һәм башка төрле үләннәр җыеп кайттылар. Анары аларны күләгә урынга җәеп киптерергә куйдылар. Хәзерге вакытта дару үләннәре җыеп кую беркемгә дә зыян итмәс иде.
-
Җәйге яллар дәвам итә. 14.06.2016

Балалар җәйге ялларын үзләре өчен файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышалар. "Балкыш" лагерена йөрүчеләр дә вакытларын бер дә күңелсезләнеп үткәрмиләр, чөнки тәрбияче апалары берсеннән-берсе кызыклы чараларны үткәреп торалар.















