Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420093, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Сауш, ул. Сиразетдиновых, д.47 |
| Телефон: | +7(843)-605-20-04 |
| E-Mail: | school_saush@mail.ru, Ssau.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ- Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Хасанова Альбина Мубаракзяновна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Утренник посвященный в Великой Отечественной войне. 04.03.2015

Вчера, 3 марта в МБОУ-Саушской СОШ прошел утренник посвященный в Великой Отечественной войне. Учащиеся средних и старших классов прочитали наизусть стихотворения на русском языке, посвященные памяти Великой Отечественной Войны. Целью таких утренников и вечеров является - воспитание патриотические чувства, любовь к Родине, уважение к участникам ВОВ. Ребятам, которые выучили объемные стихотворения были вручены грамоты.
Кичә, 3 март көнне Сауш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган иртә үтте. Әлеге иртәдә уртанчы һәм өлкән класс укучылары рус телендә иҗат ителгән шигырьләр укыдылар. Мондый кичәләр, туган җиргә мәхәббәт, сугыш ветераннарына карата хөрмәт уята. Зур күләмле шигырьләр ятлаган укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
“Ел укытучысы – 2015
02.03.2015
2015 елның 2 нче мартында Сөлайман Йосыпов исемендәге Алан мәдәният йортында “Ел укытучысы – 2015” бөтенрәсәй конкурсының муниципаль туры уздырылды. Бирегә конкурста катнашкан барлык мөгаллимнәр, укыту эшләре буенча директор ярдәмчеләре һәм киләчәктә әлеге конкурста катнашырга мөмкин булган укытучылар килгән иде.Финалга узган укытучылар үзләренең педагогик осталыкларын мастер-класс барышында күрсәттеләр. Бәйге ахырында “Ел укытучысы – 2015” конкурсының муниципаль турында катнашкан барлык укытучылар да мактау грамотасы белән бүләкләнде.
2 марта 2015 года в Аланском доме культуры имени Сулеймана Юсупова был проведен муниципальный тур всероссийского конкурса «Учитель года – 2015». Свое мастерство финалисты показали на мастер-класс. Все участники муниципального тура были награждены почетными грамотами.
-
“Гаилә бәйрәме”. «Семейный праздник » 28.02.2015

Мәктәбебездә традициягә әйләнеп бара торган бәйрәмнәрнең берсе – “Гаилә бәйрәме”. 27 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укытучылары, әлеге традицияне дәвам итеп, унике гаиләне кунакка чакырдылар. Әлеге бәйрәм матур җырлар-биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә әти-әниләренә бирергә дип, укучылар үз куллары белән матур-матур бүләкләр әзерләгәннәр иде.
27 февраля в начальных классах Саушской СОШ прошёл традиционный «Семейный праздник ». На мероприятие пришли 12 семей. Ученики пели, танцевали и играли вместе с родителями. Праздник удался на славу
-
Интеллектуальная игра "Башваткыч".
27.02.2015
27 нче февраль көнне Сауш урта мәктәбенең 8, 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Башваткыч" уены үткәрелде. Укучылар информатика дәресләрендә алган белемнәрен, кроссворд чишкәндә бик оста кулландылар. Чараны информатикадан практика үтүче Зәйнетдинова Динә Салават кызы үткәрде.
В Саушской средней школе для учеников 8, 9 ых классов была проведена интеллектуальная игра "Башваткыч". Игру провела практикантка по предмету информатике Зайнутдинова Дина Салаватовна. Ученики очень умело использовали свои знания, полученные на уроках информатики, при решении кроссворда.
-
"Ел укытучысы - 2015". "Учитель года - 2015" 26.02.2015

25 нче февраль көнне Алан урта мәктәбендә "Ел укытучысы - 2015" бәйгесенең муниципаль этабында катнашучылар, 20 минутлык дәрес үткәреп, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Конкурсантлар арасында Сауш урта гомумбелем бирү мәктәбенең физика укытучысы Мөнир Әхмәтович Габдрахманов та бар. Хезмәттәшебезгә алдагы сынауларда иҗади уңышлар телибез.
25 февраля на базе Аланской средней общеобразовательной школы конкурсанты районного тура "Учитель года РТ - 2015" продемонстрировали свою профессиональную деятельность в конкурсном задании "Урок". Педагоги в течение 20 минут показали свое мастерство использования различных технологий, методов и приемов. Среди конкурсантов учитель нашей школы – Габдрахманов Мунир Ахметович. Желаем ему успехов!
-
«Урок мужества» 24.02.2015

24 февраль көнне Сауш урта мәктәбендә “Батырлык дәресләре” үтте. 5-6 нчы сыйныф укучылары әлеге чарага Сугыш чоры баласы - Билалова Фәнзия апаны чакырганнар иде. Нәрсә соң ул батырлык? – кебек сорауларга җавап әзерләнде, ачыклык кертелде. “Кешеләр төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул...” (Ф. Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала”). Әйтик сугыш вакытында да кешеләр бик күп төрле батырлыклар эшләгәннәр. Шул авыр чорларда кешеләр бирешми, төрле яктан батырлыкларын күрсәтәләр. Фронтта булучылар туган җирләрен яклап көрәшсәләр, тылда алны-ялны белми эшләп, көн үрүчеләр дә батырлар исемлегенә керетелергә лаеклы, - дип искәртеп китте Фәнзия апа. Сугыш чорында яшәү, һәр эшләгән эш – үзе батырлык булган, - дип тәмамлады сүзен чакырылган кунак.
24 февраля В Саушской СОШ прошел «Урок мужества». 5-6 классы в этот день пригласили в гости труженика тыла – Билалову Фанзию.
«…герой – это человек, который в решительный момент делает то, что необходимо делать в интересах человеческого общества» (Ю. Фучик). Так же и Фанзия апа рассказала детям о своих подвигах во время ВОВ и после неё. Не смотря на то, что ей было всего 9 лет, они работали в поле целый день с взрослыми. Ведь в то время, жить и что-то делать – это было для них самым большим подвигом. Этот подвиг стал символом мужества, бесстрашия и любви к Родине.24 февраль көнне Сауш урта мәктәбендә “Батырлык дәресләре” үтте.
-
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. 21.02.2015

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
Наҗар Нәҗми
Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген Сауш урта мәктәбенең 7-9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхмәтуллина Н.В. “Әй мөкатдәс, татар теле” дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге кичәдә укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, тыңладылар, татар халкының күренекле шагыйрь һәм язучылары турында чыгыш ясадылар, табышмакларның җавапларын таптылар һәм мәкальләр әйттеләр. Әлеге чара милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән тәмамланды: “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”.
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң”әни”дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “әти” дип.
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип.
Күзләреңә яшьләр тыгылыр
Туган телең әнә шул булыр.
Зөлфәт
Сегодня 21 февраля в Саушской СОШ для 7-9 классов прошел утренник, посвященный ко дню родного языка. Ученики читали стихотворения знаменитых татарских поэтов, отгадали загадки, говорили пословицы, слушали песни.
Родной язык
Мой верный друг! Мой враг коварный!
Мой царь! Мой раб! Родной язык!
Мои стихи – как дым алтарный!
Как вызов яростный – мой крик!Ты дал мечте безумной крылья,
Мечту ты путами обвил.
Меня спасал в часы бессилья
И сокрушал избытком сил.Валерий Яковлевич Брюсов
-
“ Туган телем – иркә гөлем!” 21.02.2015

Бүген Сауш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларда 21 февраль туган тел көне уңаеннан “ Туган телем – иркә гөлем!” дигән темага әңгәмә үтте. Чараның максаты укучыларда татар теленә карата мәхәббәт, кызыксыну, хөрмәт хисе тәрбияләү, үз телеңдә сәнгатьле итеп шигырь сөйли белү күнекмәсен үстерү булды.
-
“Теләче төбәгендә химия промышленносте усеше” дигән дәрес-презентация. Урок-презентация на тему “Развитие химической промышленности в Тюлячинском районе”. 20.02.2015

20 февральдә Сауш урта мәктәбендә “ Химия атналыгы “ кысаларында “Теләче төбәгендә химия промышленносте усеше” дигән дәрес-презентация уткәрелде.
“Безнен мәктәпне тамамлаучы укучылар- КНИТУ студентлары “ темасына телдән журнал күрсәтелде. Чараларда 7- 11 сыйныф укучылары катнашты.
В Саушской средней школе в рамках “Недели химии” 20 февраля был показан Урок-презентация на тему “Развитие химической промышленности в Тюлячинском районе”. Также для учащихся 7-11 классов был проведён устный журнал по теме “Выпускники нашей школы – студенты КНИТУ”
-
Лыжные гонки. Чаңгы ярышы. 19.02.2015

Сегодня в Саушской средней школе, в рамках месячника военно-патриотического воспитания, прошли соревнования по лыжам. Приняли участие ученики 5-11 классов. Среди учеников средних классов Киямов Азат, Сахипова Фарида, в старших классах Габделвалиев Раниф заняли первые места.
Бүген Сауш урта мәктәбендә, хәрби-патриотик айлык кысаларында чаңгы ярышы үтте. Ярышта 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Урта сыйныф укучылары арасында Киямов Азат, Сахипова Фаридә, өлкәнрәк сыйныф укучылары арасында Габделвалиев Рәниф беренче урынннарны алдылар.















