• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420093, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Сауш, ул. Сиразетдиновых, д.47
Телефон: +7(843)-605-20-04
E-Mail: school_saush@mail.ru, Ssau.Tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ- Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ
Руководитель: Хасанова Альбина Мубаракзяновна
Год основания учреждения: 2002
У нас учатся: 19 учащихся, 7 воспитанников
У нас учат: 11 учителей, 2 воспитателя

Новости Саушской ООШ

Изге Болгар җирләрендә булдык

Опубликовано: 11.06.2013

Болгарлар үзләренең шәһәре өчен иң уңайлы булган Иделнең бөек ярын сайлаганнар. Шәһәр бер яктан балык тоту һәм аулау өчен уңайлы шартлар тудырса, икенче яктан Болгар халкын зур, биек корылма саклый, ә өченче ягында – ямьле су юлы. Елга агымы буенча югары өлешенә барсаң, Балтик диңгезенә, ерак Төньякка килеп чыгасың, ә аскы өлеше Каспий диңгезенә килеп тоташа. Идел – сәүдә елгасы булган. Аны бөек Болгар юлы дип йөрткәннәр. Болгарлар Урта Азия, Кытай, Византия, Рус илләре белән тыгыз элемтәне ныгытуда зур эш алып барганнар.

Сөйлән һәм көмештән чигелгән өс киемнәре, аяк киемнәре, агач, алтын, көмеш, бакыр, бронзадан ясалган кыйммәтле, затлы әйберләр белән, балчыктан ясалган бизәкле савыт-сабалар, сугыш кораллары белән сәүдә иткәннәр. Бары тик болгар осталарына гына юка күн ясау серләре билгеле булган. Европада болгарлар иң беренче булып чуен, корыч кою белән шөгыльләнгәннәр.Идел буендагы Бөек Болгар ханлыгы ныгыган. Х-ХIV гасырларда яңа биналар, мәчетләр, мәдрәсәләр төзелгән. Шәһәр эчендәге өйләрне дә таш кирпечтән салганнар. КИРПЕЧне дә болгарлар уйлап чыгарганнар. Безнең көннәргә кадәр Кара пулат, Кече манара, Төньяк мавзолее, Ханның төрбәсе, чиркәү хәрабәләре сакланып калган.Болгарларның төп диннәре булмаган вакытта, төрле сурәтләргә табынганнар. 922нче елда Болгар дәүләтенә Багдат вәкиленең килүе белән болгар кабиләләре рәсми рәвештә ислам динен кабул итә. (Борынгы төрки язуы гарәп язуына алышына). Ә рус халкы христиан диненә 76 елдан соң гына күчә.Болгарларның үз акыл ияләре һәм шагыйрьләре булган. XII гасырның беренче яртысында Якуб ибн-Ногман «Бөек Болгар тарихы» китабын төзегән. Галим Борхан ибн-Болгари сөйләм сәнгате һәм шифалы үләннәр турындагы китапларын язып чыгарган. Кол Галинең болгар һәм татар әдәбиятына зур өлеш керткән «Йосыф» поэмасы да башка илләрдә инде танылган, яратылып укыла торган китапларыннан берсе.3 гасырда монголлар Болгар дәүләтен яулап алалар.Чыңгыз хан канлы сугышта дошман гаскәрләренең башлыгы булган .Себер, Урта Азия, Кара һәм Каспий диңгезләренең далалары буйлап рус чикләренә кадәр килеп җиткәннәр. Бөек Болгар дәүләте тарафыннан монголлар беренче тапкыр җиңелүгә дучар булалар. Бары тик 1236нчы елда гына монголлар Бөек Болгар дәүләтен яулап алалар. Болгарларның кайбер өлеше Болгар дәүләтенең төньягына китеп урнашалар. Бүгенге көндә танылган Татарстанның башкаласы Казан шәһәрен төзи башлыйлар. Бу инде болгар халкының көчле рухлы булулары турында сөйли.



К списку новостей