Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
| Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
| E-Mail: | vkibiakozi@mail.ru,Svkbk.Tuli@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 69 (66 учащихся, 3 воспитанника) |
| У нас учат: | 31 педагог (29 учителей, 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Чәчәк көне \ День цветов 13.06.2022

13 июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Каенкай” лагере үзенең эшчәнлеген “Чәчәкләр көне” дип билгеләде. Бу көнне укучылар чәчәкләрне танырга, аларны дөрес үстерергә, күчереп утыртырга, су сибү үзенчәлекләре, дәвалау өчен кулланыла торган чәчәк төрләре белән таныштылар. Чәчәкләр темасына табышмаклар чиштеләр. Һәр укучы үзенең яраткан чәчәге турында сөйләде. Күбрәк чәчәкләрнең үсү урыннарын ачыкладылар. Ахырдан иң күп чәчәк исемен белүче укучыны тикшердек. Шулай ук укучылар белән елга, су буйларында үз үзләрен тоту кагыйдәләре кабатланды.
13 июня пришкольный лагерь “Каенкай” на базе МБОУ - Верхнекибякозинской СОШ, отметил свою деятельность “Днем цветов”. В этот день учащиеся узнали о цветах, о том, как правильно их выращивать, о способах пересадки, особенностях полива, о видах цветов используемых для лечения. Решали загадки на тему цветов. Каждый школьник рассказал о своем любимом цветке. Определили места произрастания большего количества цветов. В конце мы проверили ученика, который знает название наибольшего количества цветов. Также с учащимися повторялись правила поведения на реках и водоемах.
-
Россия көне\ День России 12.06.2022

12 июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Каенкай” лагере үзенең эшчәнлеген “Россия көне “дип билгеләде.
Бүген бездә зур бәйрәм – туган көн алдыннан җыелдык. Бу бәйрәм-безнең һәркайсыбыз өчен бәйрәм, бу уртак тантана, чөнки безнең уртак Ватаныбыз, Россиябезнең туган көне. 12 июнь-Россиянең туган көне, аның Бәйсезлеге көне! Россия! Россия! Синең бәйрәмең Россия! Балалар да, өлкәннәр дә-халык бәйрәме! Без Россия дип атала торган илдә яшибез. Безнең илдә төрле милләт кешеләре дус һәм тату яши. Бүген безнең илдә һәр кеше үзен ирекле һәм бәйсез хис итә, һәр кешенең махсус китапта язылган хокуклары һәм бурычлары бар. Ул Россия Федерациясе Конституциясе дип атала. Бу китапта Ватаныбызның төп законнары язылган, алар буенча без яшибез.Укучылар презентация ярдәмендә Россиянең символикаларын- гимн, герб, флагын искә төшерделәр. Россия символларын кабатлау максатыннан укучылар белән “Йолдызлы сәгать “уены оештырылды.
12 июня пришкольный лагерь “Каенкай” на базе МБОУ - Верхнекибякозинской СОШ отметил свою деятельность “Днем России”. Сегодня мы собрались накануне большого праздника – Дня рождения. И этот праздник – праздник для каждого из нас, это общее торжество, потому что день рождения у нашей общей Родины, нашей России.
12 июня – день рождения России, день её независимости! Россия! Россия! Твой праздник Россия! И детский, и взрослый - праздник народный!Мы живём в стране, которая называется Россия. В нашей стране живут люди разных национальностей в дружбе и согласии. Сегодня каждый человек в нашей стране ощущает себя свободным и независимым, у каждого человека есть права и обязанности, которые прописаны в специальной книге. Она называется Конституция Российской Федерации. В этой книге прописаны главные законы нашей Родины, по которым мы живём.
С помощью презентации учащиеся вспомнили символику России - гимн, герб, флаг. С целью повторения символов России с учащимися была организована игра “Звездный час“.
-
Дару үләннәре дөньясы\ Мир лекарственных трав 10.06.2022

10 июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Каенкай” лагере үзенең эшчәнлеген “Дару үләннәре дөньясы” көне дип билгеләде. Укучылар дару үләннәре төрләре белән таныштылар. Аларны җыю вакыты, киптерү турында белемнәрен ныгыттылар. Авырган вакытта ничек файдалану буенча да фикер алыштык. Укучылар ахырдан “Урман викторинасы “ темасына сорауларга җаваплар бирделәр. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапларны интернет ресурслардан һәм китаплардан эзләделәр. Дару үләннәре буенча табышмаклар чиштеләр. Бүгенге сөйләшү укучыларга бик кызыклы һәм файдалы булды.
10 июня пришкольный лагерь “Каенкай” на базе МБОУ - Верхнекибякозинской СОШ отметил свою деятельность днем “Мира лекарственных растений”. Учащиеся ознакомились с видами лекарственных растений. Они закрепляли знания о времени сбора, сушке. Обсуждали, как использовать при болезни. В заключение учащиеся ответили на вопросы на тему “ Лесная викторина". Ответы на интересующие их вопросы искали на интернет-ресурсах и в книгах. Разгадывали загадки по лекарственным травам. Сегодняшняя беседа была очень интересной и полезной для учащихся.
-
Спартакиада уеннары\ Спартакиадные игры 09.06.2022

9 июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең “Каенкай” лагерында укучылар өчен спартакиада уеннары үткәрелде. Спартакиаданың төп максаты , төп девизы “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен”. Укучылар һәр ярыш төрендә үзләренең көчләрен, җитезлекләрен сынап карадылар. Иптәшләре ярышкан вакытта бер берсе өчен көч биреп тордылар.
9 июня в лагере “Каенкай” МБОУ – Верхнекибякозинской СОШ для учащихся были проведены спартакиадные игры. Главная цель, главный девиз спартакиады : «Мы за здоровый образ жизни». В каждом из видов состязаний ученики проверяли свои силы и ловкость. Во время состязаний болельщики переживали для своих товарищей.
-
Г. Тукай әкиятләре буенча викторина \Викторины по сказкам Г. Тукая 07.06.2022

7 июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең “Каенкай” лагерендә балалар өчен Г.Тукай әсәрләре буенча викторина үткәрелде. Укучылар Г. Тукайның иҗатын исләренә төшерделәр. Өйрәнгән шигырьләрен яттан сөйләделәр. Викторина үткәргәннән соң Г. Тукай әкиятләре һәм шигырьләренә иллюстрацияләр ясадылар. Укучылар викторина сораулары аша күп мәгълүмат алдылар, өйрәнгән белемнәрен ныгыттылар.
7 июня в лагере “Каенкай” МБОУ - Верхнекибякозинской СОШ для детей была проведена викторина по произведениям Г. Тукая. Ученики вспомнили творчество Г. Тукая. Выученные стихи заучивали наизусть. После проведения викторины были сделаны иллюстрации к сказкам и стихам Г. Тукая. Через вопросы викторины учащиеся получили много информации, закрепили полученные знания.
-
Юл, хәрәкәт, транспорт\ Дороги, движение, транспорт. 06.06.2022

6 июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең “Каенкай” лагерь балаларына “ Юл. Хәрәкәт. Транспорт төрләре” буенча әңгәмә үткәрелде. Укучылар машина йөртүче, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәрләр һөнәре турында күбрәк мәгълүмат алдылар. Һөнәргә кызыксыну уяту максатыннан юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм кабатлау буенча кроссворд чиштеләр. Җәйге чорда велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен үзләштерү , укучыларның үзара аралашуларын , дуслык , бердәмлек сыйфатларын яхшырту өчен ахырдан пазллар җыйдылар. Һәрбер кеше юлларда сак йөрергә, юл кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
6 июня в лагере «Каенкай» МБОУ - Верхнекибякозинская СОШ для учащихся проведен беседу на тему:” Дорога. Движение. Виды транспорта ". Учащиеся получили больше информации о профессиях водителей, регулировщиков дорожного движения. В целях повышения интереса к профессии, знаний по правилам дорожного движения решили кроссворд. Напомнили правила езды на велосипеде во время летних каникул. Для освоения правил дорожного движения и дорожных знаков, улучшения качества общения, дружбы, сплоченности учащихся в конце были собраны пазлы. Каждый человек должен быть осторожен на дорогах, четко соблюдать правила дорожного движения.
-
Пушкинский день и День русского языка\ Пушкин һәм рус теле көне 06.06.2022

В день рождения Александра Сергеевича Пушкина отмечается сразу двойной праздник – Пушкинский день и День русского языка. Данное событие нашло отражение и в МБОУ-Верхнекибякозинской СОШ. Учащиеся с учителями русского языка и литературы ознакомились с книжно-иллюстративной выставкой «В тридевятом царстве в Пушкинском государстве» ; с биографией А.С. Пушкина, изложенной в сказочном стиле. Среди огромного количества книг, каждый из ребят нашел для себя самые интересные и захватывающие. Ребята вспоминали названия сказок, окончания из предложенных отрывков произведений и с удовольствием отвечали на каверзные вопросы ученого Кота, разгадывали загадки, команды работали слажено и активно. И завершилась литературная викторина высказыванием А.С. Пушкина: «Что за прелесть эти сказки!». Не менее важным мероприятием дня, была познавательно-игровая программа «Там, где простор и раздолье ждет нас страна Лукоморье». Она позволила детям выплеснуть свою энергию и дала заряд положительных эмоций.
Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә берьюлы ике бәйрәм – Пушкин көне һәм рус теле көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә дә чагылыш тапты. Укучылар рус теле һәм әдәбияты укытучылары белән китап-иллюстратив күргәзмә, А.С. Пушкинның әкият стилендә язылган биографиясе белән таныштылар. Бик күп китаплар арасында һәр бала үзе өчен иң кызыклы китаплар тапты. Балалар әкиятләрнең исемнәрен, тәкъдим ителгән әсәрләрдән өзекләрне искә төшерделәр һәм бик теләп сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, командалар бердәм һәм актив эшләделәр. Соңыннан әдәби викторина А. С. Пушкин сузлэре белән тәмамланды: «Что за прелесть эти сказки!». «Там, где простор и раздолье ждет нас страна Лукоморье» дигән танып-белү-уен программасы да бик мөһим чара булды. Ул балаларга уңай эмоцияләр бирде
-
Конкурс рисунков “Моя любимая деревня” / “Минем яраткан авылым” рәсем конкурсы 05.06.2022

5 июня среди воспитанников пришкольного лагеря отдыха “Каенкай” на базе МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа был проведен конкурс рисунков “Моя любимая деревня». Все ученики с азартом изобразили красивые места своей деревни. В конце путем голосования выбрали самый красивый рисунок.
5 июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Каенкай" мәктәп яны ял лагерында тәрбияләнүчеләр арасында "Минем яраткан авылым" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Барлык укучылар да үз авылларының матур урыннарын бик теләп сурәтләделәр. Соңыннан тавыш бирү юлы белән иң матур рәсемне сайладылар.
-
Веселые старты / Күңелле стартлар 04.06.2022

4 июня для воспитанников пришкольного лагеря отдыха “Каенкай” на базе МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа было проведено соревнование “Веселые старты”. Все ребята активно участвовали во всех игровых видах. Учащиеся остались довольны. Соревнование “Веселые старты” проводилась с целью укрепления здоровья детей.
4 июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Каенкай" мәктәп яны ял лагерында тәрбияләнүчеләр өчен "Күңелле стартлар" ярышы үткәрелде. Балалар барлык уен төрләрендә дә актив катнаштылар. Укучылар бик канәгать калдылар. "Күңелле стартлар" ярышы балаларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан үткәрелде.
-
Экскурсия на природу / Табигатькә экскурсия 03.06.2022

3 июня воспитанники пришкольного лагеря отдыха “Каенкай” на базе МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа совершили экскурсию на речку. Каждый взял себе по удочке, ведру и набрали нажива. Ребята ловили рыбу, собирали цветы, играли в игры. Экскурсия всем понравилась, все остались довольны.
3 июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Каенкай" мәктәп яны ял лагеренда тәрбияләнүчеләр елгага экскурсиягә бардылар. Һәр бала кармак, чиләк, җим алды. Балалар балык тоттылар, чәчәкләр җыйдылар, уеннар уйнадылар. Экскурсия барысына да ошады, барысы да канәгать калдылар.














