Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алатская основная общеобразовательная школа им. А.О.Ахманова Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы "А.О. Ахманов исемендәге Алат төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422721, РТ, Высокогорский район, с. Алат, ул. Школьная, д.31А |
| Телефон: | +7(843)-656-32-51 |
| E-Mail: | 1) Salats.Vsg@tatar.ru 2) alat2006@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Алатская ООШ им.А.О.Ахманова" |
| Руководитель: | Хабибуллина Кадрия Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 2021 |
| У нас учатся: | 37учеников/9 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей/ 2 воспитателя |
Новости школы
Туган тел атналыгы
Опубликовано: 22.04.2014Мәктәбебездә 14 нче апрельдән 19 нчы апрельгә кадәр Туган тел атналыгы уздырылды. Бу чарага әзерләнү эшләре алдан ук башланды: план төзелде, чарада катнашучы укучыларга биремнәр бирелде. Дүшәмбе көнне, мәктәп линейкасында атналыкның башлануы турында әйтелде. Шунда ук татар язучыларының һәм татар халык иҗаты әкиятләренә карата рәсем конкурсы, төрле темаларга карата презентация конкурсы һәм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе игълан ителде. 14 нче апрельдә 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында “Татар теле белгечләре” дип исемләнгән викторина уздырылды. Бу чарада 8 нче сыйныф укучылары татар телен яхшы белүләрен күрсәттеләр. 15 нче апрельдә,озын тәнәфестә, 2-5 нче сыйныф укучылары белән “Әкият сөючеләр” уены үткәрелде.Шул ук көнне 4-5 нче сыйныф укучылары арасында “Иң акыллы” дип исемләнгән чара уздырылды. Бу чарада Алексеев Александр барлык өлкәдә дә үзенең иң акыллы бала булуын дәлилләде. 16 нчы апрельдә 6-9 нчы сыйныф укучылары алдында 9 нчы сыйныф укучысы Габитова Илмира үзенең “Фатих Әмирхан иҗаты” дигән фәнни-тикшеренү эше белән чыгыш ясады. 17 нче апрельдә балалар өчен китапханәдә чын бәйрәм булды. Китапханәче Мухина Раилә аларга бик күп кызыклы конкурслар әзерләгән иде. 18 нче апрельдә шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булды. Укучылар барысы да теләп катнаштылар. Шул ук көнне рәсемнәр һәм презентацияләр конкурсына күзәтү ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Иң матур рәсем ясаучы дип 3 нче сыйныф укучысы Закирова Айзилә, иң яхшы презентация эшләүче дип 5 нче сыйныф укучысы Закиров Айсаф билгеләнде. Ә 19 нчы апрельдә линейкада атналыкка йомгак ясалды, җиңүчеләр грамота белән бүләкләнде.
К списку новостей














