муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422725, РТ, Высокогорский район, c. Большой Битаман, ул. Центральная, д.25а |
| Телефон: | 8 (84365) 62832 |
| E-Mail: | sbbit.vsg@tatar.ru, bitaman.school@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большебитаманская ООШ" |
| Руководитель: | Мухарлямов Фарит Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1921 |
| У нас учатся: | 32 учащийся / 15 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей / 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Лагерьның җиденче көне 22.06.2015

«Бөек сугыш- Бөек Җиңү” темасына әңгәмә уздырылды. Сугыш башлану, сугыш чорында кешеләр ничек яшәгән, сугышка кемнәр нинди өлеш керткән- әңгәмәдә шулар турында сөйләшенде. Авыл китапханәсе җитәкчесе Мухарлямова Рәсимә шушы әңгәмәгә нигезләнеп КВНда ике команда катнашты.Аннан соң сугышта үлеп калганнар истәлегенә куелган обелиск янына төшеп чәчәкләр куелды.Сугыш ветераны Мулеков Мансур абый белән очрашу булды. Сугыш чоры баласы Валиуллина Фирая апа сугыш елларында балалар тормышы турында сөйләде.
-
Лагерьның алтынчы көне 20.06.2015

20 июнь лагерьның алтынчы көнен “ Милләтләр дуслыгы көне” итеп билгеләдек. Шул уңайдан төрле халыклар милләтенең биюләре , уеннары, бәйрәмнәре турында әңгәмә үткәрдек. Аларның биюләрен биергә өйрәндек. Иң күп милләт җыелышкан “ Мәккә һәм Мәдинә шәһәренең” фотоларын карадык. Төрле милләтләрнең телләрен, уеннарын өйрәндек. Уйнап та карадык. Соңыннан шушы темага карата рәсемнәр ясадык.
-
Лагерьның бишенче көне 19.06.2015

19 нчы июнь лагерьның бишенче көне сәламәтлек көне итеп билгеләнде. Шул уңайдан ”Бәхетле очрак” уены оештырылды. Сәламәтлекне ныгыту максатыннан нарат урманына походка бардык. Аның саф һавасын сулап үзебезгә шифа алдык. Поход барышында төрле уеннар уйнадык, дару үләннәрен танырга өйрәндек. Урман аланында җыйналып “Начар гадәтләргә “юк” дип әйтик” темасына дискуссия уздырдык. Табигатьтә беренче ярдәм күрсәтү ысулларын өйрәндек һәм практик рәвештә үтәп карадык. Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабат искә төшердек.
Походтан кайткач төшке аш аеруча тәмле була икән. Ашап алганнан соң “Ленинград блокадасын өзүгә 71 ел” исеме астында әгңәмә үткәрдек. Соңыннан “Без сәламәт яшәү яклы” дигән рәсем конкурсы уткәрдек.
-
Лагерьның дүртенче көне 18.06.2015

18 июнь лагерьның «Урман көне “ буларак,”Яшел планета» викторинасы белән башланып китте.Укучылар хайваннар,кошлар дөньясы, урман һәм аның серләре турында күп мәгълүмат алдылар.Викторина “Елмаю” отрядынын җиңүе белән тәмамланды.Укучылар грамота белән бүләкләнделәр.
“Серле утрау”да хәзинә эзләү минутлары аеруча күңелле узды.Күп каршылыклар үтеп, ләкин һәркайсын җиңә барып, бу уенның җиңүчеләре “Зур сәлам” отряды укучылары булды.
Эшкә йомгак ясап,укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
Лагерьның өченче көне. 17.06.2015

«Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында” исеме астында әңгәмә үткәрдек.Шул ук вакытта авылдашыбыз сугыш ветераны Мансур Хидият улы Мөликов турында видеоязма карадык.Олы яшьтәге кешенең шулай кызык һәм мавыктыргыч итеп сөйләвен балалар бирелеп тыңладылар.
“Минем гаиләм” дип аталган тәрбия сәгате кызык һәм файдалы үтте.Һәр бала үз гаиләсе турында сөйләп, фотолар карап үзара тагын да якыннан таныштылар.
“Без Җир балалары” рәсем конкурсында балачак күзаллаулары аша күңелләрендәген кәгазьгә төшерделәр.
-
Лагерьның икенче көне. 16.06.2015

16 июнь, “Дуслык” мәктәп яны балалар ял лагереның 2 нче көне “Спорт көне” дип билгеләнде. Балаларны, мәктәбебезнең горурлыгы булган көрәш буенча Россия чемпионы, 11 сыйныф укучысы Габдрахманов Фирдүснең җиңүләре белән таныштырдык. Җиңүләргә ни рәвешле ирешүенең серләрен ачыкладык.
-
Мәктәп яны "Дуслык" лагере ачылды. 15.06.2015

15 июнь көнне Олы Битаман урта мәктәбендә “Дуслык” ял лагере балаларны үзенә янәдән җыйды. “Президент белән бергә” акциясе кысалары нигезендә “Дуслык көне” уңаеннан “Дуслык агачы” утыртылды.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе. 08.06.2015

Мәктәптә "Наркотикларсыз тормыш" акиясе план нигезендә эшен дәвам итә. Әлеге акция кысаларында "Сәламәт буласым килә" дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе. 05.06.2015

Мәктәбебездә "Без наркотикларга каршы" акциясе оештырылды. Акциядә укучыларыбыз бик теләп катнашты. Авыл халкына буклетлар, листовкалар таратылды.
-
"Игътибар - балалар" акциясе 30.05.2015

Мәктәбебездә 15 майдан 15 июньгә кадәр "Игътибар - балалар" акциясе игълан ителде.

















