• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422725, РТ, Высокогорский район, c. Большой Битаман, ул. Центральная, д.25а
Телефон: 8 (84365) 62832
E-Mail: sbbit.vsg@tatar.ru, bitaman.school@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большебитаманская ООШ"
Руководитель: Мухарлямов Фарит Габдулхаевич
Год основания учреждения: 1921
У нас учатся: 32 учащийся / 15 воспитанников
У нас учат: 12 учителей / 2 воспитателя

Новостной блок

Очрашу кичәсе

Опубликовано: 25.04.2011

23 нче апрель көнне Олы Битаман урта мәктәбендә зур бәйрәм- очрашу кичәсе булды. Бәйрәмгә мәктәпне моннан кырык, утыз биш, утыз, егерме биш, егерме ел элек тәмамлаган укучылар чакырылган иде.

Менә кичәнең көне килеп җитте. Кунакларны якты чырай белән каршы алдылар. Зал чыгарылыш класс укучылары белән тулы иде. Кыңгырау чылтырады. Бу тавыш кичәгә килгән кунакларның да, ветеран укытучыларның да күңелен кузгатты. Мәктәп директоры- Абдрахманов Фаил Фәрит улы җылы сүзләр белән кичәне ачып җибәрде. Дәвам итеп, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Багавиева Рәмзия Габдуллазановна алып барды. Эчтәлекле , күңелгә кагыла торган искиткеч матур шигырьләр һәм матур сүзләр белән оештырылган бу кичәдән без җаныбызга рухи азык, яшәргә дәрт алып кайттык.

Иң беренче сүз мәктәпне моннан кырык ел элек тәмамлаган укучылар арасыннан, хәзерге вакытта Кече Битаман башлангыч мәктәбендә белем биргән Гөлфия Мубаракшевнага бирелде.Ул: «Менә без мәктәпне тәмамлаганга 40 ел вакыт үтеп тә киткән . Инде гомер көзенә кереп барсак та , йөрәкләр бүген унҗиде яшькә төште. Без яшьлегебезгә кире кайткан кебек булдык . Өлкән укытучыларыбыз ,биргән ныклы белем, тәрбия безнең тормышыбызны гомер буе алга алып барды. Без аларга чиксез рәхмәтле», - дип , кичәне оештырырга уйлаган мәктәп директорына рәхмәтен белдерде.

Дәвам итеп, сүзне 50 ел педагогик стажы булган, Татарстанның атказанган укытучысы, «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгән Дания Әминовна алды. Ул чыгарылыш укучыларын бәйрәм белән котлады. «Мин әле дә булса шушы мәктәптә эшлим. Эшләгән дәвердә чыгарылыш сыйныф укучылары арасында тормышта үз юлларын тапмаган кешеләр күрмәдем. Һәрберегезнең матур гаиләле , үз хезмәтегезне оста итеп башкаруыгызга, туган нигезегезгә кайтып, әти- әниләрегезне тәрбияләвегезгә бик куанам»,- диде.

Бәйрәмгә иң өлкән укытучы Зөлхәбирә апа да килде. Ул: «Хәзерге вакытта мәктәптә эшләгән кешегә эшләү шартлары бик яхшы. Мин иске мәктәптә эшләдем. Пенсияга чыккач, балаларым мәктәптә эшләвемә каршы килделәр , ә үзем эшләп туя алмадым. Балаларны бик яраттым. Әле дә булса , Даниянең эшләп йөргәненә кызыгам,»- дип сөйләде.

Кичәгә Маликов Нияз абый, Рәхилә апа, Заһидуллина Рәмзия апа, Сафин Рөстәм абый, Карнаева Гөлфия апалар да килде.Алар да укучыларның иң яраткан укытучылары һәм тәрбиячеләре. Барысының да чыгышлары мәктәпне, укыткан укучыларын сагыну турында иде.

Чыгарылыш класс укучылары арасында да сөйләүчеләр күп булды: Хәлиуллина Гөлсинә, Ахметгалиев Зиннур, Кәлимуллин Ришат, Фәйзрахманова Люция,Галимова Гөлнар, Гарифуллина Зөһрә. Алар да яраткан укытучыларын, мәктәпне сагынып искә алдылар. Үзләрен олы юлга бастырган укытучыларга рәхмәтләрен белдереп, укытучыларга һәм мәктәпкә бүләкләрен тапшырдылар.

Сөйләүләр белән бергә концерт номерлары аралаштырылды. Йолдызлык - 2011 фестивалендә катнашкан һәм 1 нче урынны алган Гөлинә Шәйхетдинова һәм фестивальдә катнашучы Энҗе Багавиева, Зөлфия Замалиева, Аида Рамазанова чыгышларын, татар кызлары биюен кунаклар бик яратып карадылар. Ә менә Олы Битаман мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Фирдинә Шәйхетдинова бәйрәмгә «Кыр казлары» җырын махсус өйрәнгән. Өстәвенә бик яхшы итеп диджей эшен башкарды. Ишетмәгән кешеләр аның матур җырлаганына таң калдылар .

Мин шушы мәктәпне 30 ел элек тәмамладым. Хәзерге вакытта мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшлим. Яраткан укытучыларымны тәмле ризыклар белән сыйлый алганыма куанып яшим.

Безне яшьлеккә алып кайткан, дусларыбыз белән кавыштырган , күңелле итеп ял иттергән, бу кичәне оештырган мәктәп директорына, Рәмзия Габдуллазановнага һәм укытучыларга бик зур рәхмәтемне белдерәм.

Олы Битаман мәктәбенең пешекчесе Эльмира Гараева.


Фотогалереяда рәсемнәрен карагыз!!!



Фоторепортаж:
Очрашу кичәсе - 2011

К списку новостей