Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Дубъязский детский сад «Гульчачак» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Дөбьяз"Гөлчәчәк"балалар бакчасы ,мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422720, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Дубъязы, ул. Строителей, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-656-12-40 |
| E-Mail: | dubyazskiid.s.gulchachak@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Дубъязский детский сад "Гульчачак" |
| Руководитель: | Аминова Алсу Касимовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 131 воспитанников |
| У нас учат: | 15 педагогов |
-
Язны каршы алабыз! Встречаем весну! 20.03.2024

Борынгы заманнарда кешеләр язның ни өчен килгәнен белмәгәннәр. Язны карагалар алып кайталар дип уйлаганнар. Шуңа күрә карлар эри башлап, сулар ага башлагач, болында язны каршы алу -"Карга боткасы" бәйрәмен үткәргәннәр: уйнап, җырлап күңел ачканнар, соңыннан ботка белән сыйланганнар. Бүген бакчабызда без дә Карга боткасы бәйрәмен үткәрдек. Башта балалар белән карга боткасына сый җыю күренешен сәхнәләштердек, аннан җырлап-биеп күңел ачтык. Татар халкының "Кария -Закария", "Чума үрдәк , чума каз" музыкаль уеннар, кашыкка күкәй салып ярышу уеннарын балалар аеруча яратып уйнадылар. Соңыннан барыбыз да ботка белән сыйландык.
-
Беренче кечкенәләр төркемендә 8 Март бәйрәме. Утренник, посвященный 8 Марта в первой младшей группе. 05.03.2024

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда! Җир йөзен бизәп торучы гүзәл затлар - әниләребез, дәү әниләребезне котлап 1 нче кечкенәләр төркемендә бүген "Бантиклар" бәйрәме дигән бәйрәм үтте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, әниләр белән бергәләп уеннарда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Тәрбиячеләр: Шарипова Э.Г., Валиева А.Г., Шайхиева Р.Р., музыка җитәкчесе: Садирова Л.В.
-
Ярминкә. Ярмарка "Своих не бросаем!" 20.02.2024

Бүген бакчабызда махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылган ярминкә үтте. Ярминкәдә ата-аналар һәм бакча эшчләре бик актив катнаштылар: сату өчен бик күп әйберләр китерделәр. Ярминкәдән җыелган акча махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм илтүче машиналарның юл чыгымнарын күтәрергә юнәлтелде. Бу изге һәм мөһим эштә катнышкан барлык ата-аналарга рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Сегодня в нашем детском саду прошла благотворителҗная ярмарка "Своих не бросаем!". Все средства, вырученные с ярмарки, пойдут на оплату транспортных расходов машин, везущих гуманитарную помощь в зону СВО. Благодарим все родителей, принявших участие в ярмарке!





