• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а
Телефон: +7(843)-656-02-19
E-Mail: memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита"
Руководитель: Фаттахов Фархат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 92 учеников + 25 воспитанников
У нас учат: 15 пед. работников + 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклары

«Мин авылны сайлыйм!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең IV республика бәйгесе

Опубликовано: 15.11.2013

15 нче ноябрь көнне мәктәбебездә югары сыйныф укучыларының «Мин авылны сайлыйм!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең IV республика бәйгесе булып узды.

    Бәйгене оештыручы – педагогика фәннәре кандидаты, доцент, мәктәбебез директоры Газизова Фәридә Габдулла кызы.
  
Әлеге бәйгедә республиканың 15 районыннан 160ка якын укучы һәм аларның укытучы-фәнни җитәкчесе катнашты. Укучылар «Туган як тарихы», «Туган якның этнографиясе», «Туган якның экологиясе һәм табигатьтән файдалану», «Авыл һөнәрләре», «Авыл өе», «Авыл – отышлы урын: эшмәкәрлек һәм кече бизнес нигезләре» дигән темаларга фәнни эшләр язып-әзерләп килгән иде һәм шул темалар буенча секцияләргә бүленеп эшләде. Мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү, проект һәм  иҗади эшләрен, Идел буе федераль университетның  (Казан) экология һәм география,  педагогика һәм психология институтлары, Казан дәүләт аграр университетның, Казан ветеринария медицина академиясенең танылган профессорлары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең күренекле галимнәре, ТР Мәгариф һәм фән, Экология һәм табигый ресурслар министрлыкларының әйдәп баручы белгечләре тыңлап һәм карап, доклад һәм чыгышларның һәркайсына югары бәя бирде.

     Бәйге материаллары буенча 3 кисәктән торган җыентык басылды. Җиңүче укучылар дипломнар, актив катнашучылар грамоталар белән бүләкләнде. Җиңүчеләр арасында үзебезнең укучыларыбыз да күп! Котлыйбыз аларны!!!



Фоторепортаж:
«Мин авылны сайлыйм!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең IV республика бәйгесе

К списку новостей