Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а |
| Телефон: | +7(843)-656-02-19 |
| E-Mail: | memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита" |
| Руководитель: | Фаттахов Фархат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 92 учеников + 25 воспитанников |
| У нас учат: | 15 пед. работников + 2 воспитателя |
Мәктәп яңалыклары
Күңелле очрашу
Опубликовано: 13.12.2013Күңелле очрашу
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 20 дән артык пьеса, күпләгән скетч, дүрт опера либреттосы, балалар өчен әсәрләр, публицистик һәм тәнкыйди мәкаләләр авторы, күренекле драматург, ә иң кадерлесе – авылдашыбыз Хәй Вахитның тууына 95 ел тулуга багышланган “Вакытлыча җиргә төшкән йолдыз булгансыңдыр син...” дип аталган кичә безнең Мәмдәл урта мәктәбендә узды.
Кичәбезгә кунак булып, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты ( Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт” спектаклендәге Рәхилә роле өчен) Гәрәева Наилә Хәким кызы; КФУы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, С.Сәйдәшев исемендәге Югары сәнгать мәктәбенең сәнгать һәм хореография факультеты доценты Нургаянова Неля Хәбибулла кызы; ТР Биектау муниципаль районы мәгълүмати үзәк директоры Зиннурова Гөлнур Исмәгыйль кызы; ТР Биектау муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Юнысова Сәлимә Фәндус кызы килде.
Кичәнең икенче өлешендә Х.Вахитның тормыш иптәше Рәфига ханым, улы Илдар, бертуган сеңлесе Надирә ханым, сеңлесенең улы Рәмзис әфәнде; туганнан туган энеләре Фиркать һәм Шәүкәт Вахитовлар белән җылы очрашу узды. Һәркайсы драматург турында истәлекләр, хатирәләре белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр, мәктәп музеена Х.Вахитның шәхси әйберләрен бүләк иттеләр. Очрашу матур шигырьләр һәм Газизов Руслан башкаруындагы моңлы җырлар белән үрелеп барды.
Фоторепортаж:
Хәй Вахитның тууына 95 ел








