Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а |
| Телефон: | +7(843)-656-02-19 |
| E-Mail: | memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита" |
| Руководитель: | Фаттахов Фархат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 92 учеников + 25 воспитанников |
| У нас учат: | 15 пед. работников + 2 воспитателя |
Мәктәп яңалыклары
Солтан Шәмсигә – 70
Опубликовано: 10.02.2016
Бүген танылган язучы, тәрҗемәче, тарихчы Солтан Шәмсигә – 70 яшь. Шул уңайдан
укучылар язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар.
Солтан Шәмси (Солтан Сәләх улы Шәмсетдинов) 1946 елның 10 февралендә Татарстан
Республикасының Биектау (элекке Дөбъяз) районы Суыксу авылында крәстиян
гаиләсендә туа. Балачак еллары һәм үсмер чагы шул ук районның Юртыш авылында уза.
Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, һөнәр училищесында
укый, металл кыручы (токарь) һөнәрен үзләштерә
Әле кичке мәктәптә укыган чакта ук әдәбият белән мавыгып киткән, беренче әдәби
тәҗрибәләр ясап караган С.Шәмси 1972–1977 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге
Әдәбият институтында югары белем ала, институтны тәмамлап кайткач, 1977–1985
елларда «Казан утлары» журналының проза бүлегендә мөхәррир булып эшли.
Әдәбиятта С.Шәмси хикәяче-прозаик, тәрҗемәче, татар халкы тарихына багышланган
әдәби-публицистик, фәнни-популяр китаплар авторы буларак билгеле.
Язучыга 1996 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре»
дигән мактаулы исем бирелә.С.Шәмси – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге
әгъзасы.
Бүгенге көндә Солтан Шәмси иҗат белән актив шөгыльләнә. Җәйләрен ул Юртыш
авылында яши.
Солтан абыйны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз!
К списку новостей








