муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Высокогорская средняя общеобразовательная школа №4 им.Г.Баруди Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422701, с. Высокая Гора, ул. Бигичева, д .5 |
| Телефон: | +7(843)-657-47-38 |
| E-Mail: | vsosh4.barudi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ВСОШ № 4 им. Г. Баруди» |
| Руководитель: | Гаязов Рамил Равилович |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 1171 |
| У нас учат: | 61 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Высокогорская средняя общеобразовательная школа №4 им.Г.Баруди Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
“Исемең матур,кемнәр куйган?” 01.06.2021

1 июня в нашей школе была проведена интеллектуально-развлекательное мероприятие “Исемең матур,кемнәр куйган?” В проведенном мероприятии мамы, учителя и дети рассказывали о значении своих имен и отвечали на разные вопросы. Праздник прошел очень интересно. Участвовали 44 человека.
1 нче июнь көнне мәктәбебездә”Исемең матур, кемнәр куйган ?” дип аталган интеллектуаль-күңел ачу чарасы булып узды. Кешенең исеме җисеменә туры килергә тиеш. Шуңа күрә,без балаларыбызга матур һәм мәгънәле исемнәр сайларга тырышабыз.Үткәрелгән чарада әниләр, укытучылар һәм балалар шул турыда әңгәмә кордылар, төрле сорауларга җавап эзләделәр. Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле узды. Анда барлыгы 44 кеше катнашты.
-
Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел 26.05.2021

В рамках Года родного языка и народного единства в 7б классе в количестве 35 учеников прошла викторина "Татарча да яхшы бел, русчада да яхшы бел". На этом мероприятии дети показывали свои знания языка, показывали свою эрудицию и таланты.
Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 7б сыйныфында "Татарча да яхшы бел, русчада да яхшы бел" дигән викторина узды. Бу чарада балалар үзләренең тел белемнәрен, үзләренең эрудицияләрен, талантларын күрсәттеләр. Викторинада 35 укучы катнашты. -
Баруди FM 26.05.2021

Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов объявил 2021-й год Годом родных языков и народного единства. Его целью является сохранение и развитие родных языков, культуры и традиций представителей народов, проживающих в РТ, а также укрепление единства многонационального народа республики. Наша школа тоже активно проводит мероприятия и занятия.Ученики 3 «А», «В», «И» классов под руководством учителя начальных классов и родного языка Лотфуллиной Люции Адгамовны организовали школьное радио «Баруди FM”. Ведущие знакомят с новостями школы и республики, прогнозом погоды. Также успешно ведутся рубрики “”Приятного аппетита”, “Юморина”, “Это полезно”, “Музыкальный привет”. Охват -1020 человек.
Республикабыз Президенты Рөстәм Миннеханов 2021 нче елны Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан итте. Бу ел һәр балага ана телен, шулай ук Татарстанның күпмилләтле халкының мәдәниятен белү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы республиканың күп кенә төбәкләрендә күркәм традицияләрне, гореф-гадәтләрне искә алу, аларны кабат халыкка кайтару чаралары белән башланып китте.Яңалык җилләре безне дә читләп үтмәде. Мәктәбебездә шул уңайдан шактый гына чаралар планлаштырылды. Кайберләре инде үткәрелде дә. Без дә бу күркәм эштән читттә кала алмадык. Мәктәбебездә 3 “А”, “В”, “И” сыйныф укучылары һәм башлангыч сыйныф укытучысы Лотфуллина Люция Әдһәм кызы тарафыннан оештырылган “Баруди FM” радиосы үзенең эшен башлап җибәрде. “Баруди FM” һәр атнаны мәктәбебез һәм республикабыз яңалыклары, һава торышы белән таныштырып бара. Шулай ук “Көлкеханә”, “Тәмле булсын”, “Файдасы күп – белегез”, “Музыкаль сәлам” рубрикалары эшләп килә. Барлыгы 1020 кеше тыңлады.
-
Парк "Заказанье" 25.05.2021

В апреле 2021 года на прогулке по парку "Заказанье" ученики 2а класса МБОУ ВСОШ №4 им. Г.Баруди Карпов Роман и Каримов Данияр нашли разрушенную декоративную мельницу.
Идею по восстановлению конструкции родители Романа и Данияра безусловно поддержали и взялись за ремонт. В ходе работы была обновлена крыша и вставлены новые лопасти. Всю конструкцию собрали и покрасили. На сегодняшний день мельница встречает всех детей в своем новом обличии.
Уважаемые Андрей Иванович и Анвар Русланович!
Спасибо Вам за добрые дела,
Cпасибо Вам за помощь многократно,
И Вам сказать особенно приятно
Огромной благодарности слова!
2021 елның апрель аенда 4 нче мәктәпнең 2а сыйныф укучылары Карпов Роман һәм Кәримов Данияр "Казан арты" паркы буйлап ял иткәндә җимерелгән декоратив тегермәнне тапканнар.
Конструкцияне торгызу идеясен Роман һәм Даниярның әти-әниләре, һичшиксез, хуплады һәм ремонтлауга алынды. Эш барышында түбә яңартылды һәм яңа канатлар куелды. Яңы элементлары буялды. Бүгенге көндә тегермән барлык балаларны да төз һәм колач канатлары белән каршы ала.
Хөрмәтле Андрей Иванович һәм Әнвәр Русланович!
Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, гаиләләрегезгә исәнлек-иминлек һәм эшләрегездә зур уңышлар телибез! -
Комиссия по реализации двуязычия в Татарстане/Икетеллелек таләпләре үтәлешен тикшерү буенча республика комиссиясе 25.05.2021

25 мая в Высокогорской средней общеобразовательной школе №4 имени Г.Баруди была республиканская комиссия по реализации двуязычия в Татарстане. Отметили, что в деле реализации двуязычия в школе всё соответстует требованиям.
25 нче май көнне Биектау районының Г.Баруди исемендәге 4 санлы мәктәбендә икетеллелек таләпләре үтәлешен тикшерү буенча республика комиссиясе булып узды. Комиссия составыда Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең директор урынбасары Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова, ТР фәннәр академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ринат Таһир улы Сәфәров, ТР фәннәр академиясе, филология фәннәре кандидаты Әлфия Кәрим кызы Булатова, ТР Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Рәшит улы Сабирҗановлар бар иде. Комиссия мәктәптә икетеллелек таләпләре үтәлүен билгеләп үттеләр.
-
Последний звонок/Cоңгы кыңгырау 22.05.2021

Сегодня прозвенел последний звонок. Это очень важное и волнительное событие для всех выпускников. Пусть впереди еще экзамены, но последний звонок — это самый трогательный, самый незабываемый из всех школьных праздников. Слово «последний» у всех без исключения вызывает определенные ассоциации. Это расставание, грусть, добрые напутствия. Последний звонок — символ окончания прекрасной школьной поры. И этот праздник должен остаться в памяти выпускников навсегда.Открыл торжественную линейку директор школы Гаязов Рамиль Равилович. Он поздравил выпускников с этим знаменательным днем, пожелал успешно сдать экзамены и всего самого наилучшего и уверенности в выборе будущей профессии, уверенности в завтрашнем дне, и главное – здоровья.От имени администрации Высокогорского района выступил руководитель исполкома Высокогорского района Дамир Фаритович Шайдуллин. Он пожелал ребятам светлой дороги в будущем, чтобы они радовали родителей, прославляли родную школу, поселение, район и республику.Поздравить выпускников вышли и первоклассники. Ребята прочитали одиннадцатиклассникам и девятиклассникам смешные и веселые стишки.Классные руководители также пожелали ребятам успеха; не обошлось, конечно, без слез как выпускников, так и классных руководителей.В добрый путь, дорогие выпускники! Пусть вам сопутствует удача в ваших благих начинаниях!
Бүген безнең мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлады. Бу чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Алда имтиханнар булса да, соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме. «Соңгы» сүзе бөтен кешедә дә билгеле бер ассоциацияләр тудыра. Бу-аерылышу, сагыш, изге теләкләр. Соңгы кыңгырау-искиткеч мәктәп чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары хәтерендә мәңгегә калырга тиеш.Тантаналы линейканы мәктәп директоры Гаязов Рамил Равил улы ачты. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларын бу истәлекле көн белән котлады, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм иң мөһиме сәламәтлек теләде. Биектау районы хакимияте исеменнән Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәрит улы Шәйдуллин чыгыш ясады. Ул балаларга киләчәктә якты юл теләде, ата-аналарын сөендереп, туган мәктәбен, авыл җирлеген, районын һәм республиканы данын кутәрсеннәр дигән теләктә калды . Чыгарылыш сыйныф укучыларын беренче сыйныф укучылары да котлады. Балалар унберенче сыйныф һәм тугызынчы сыйныф укучыларына шаян һәм күңелле шигырьләр укыдылар. Сыйныф җитәкчеләре дә балаларга уңышлар һәм изге теләкләрен теләделәр.Хәерле юл, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезгә изге башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын! -
Язык есть вековой труд целого поколения/Тел – ул тулы бер буынның гасырлык хезмәте 21.05.2021

В рамках Года родного языка и народного единства в 1 «А» классе в количестве 35 учеников была проведена литературно-музыкальная композиция «Язык есть вековой труд целого поколения». В ходе нашего мероприятия ребята рассказывали стихи на татарском, русском и грузинском языках, исполняли песни «И туган тел…», «Рощица». На этом празднике, окунувшись в безграничный мир родной музыки и стихов, все обогатились духовно, получили мощный заряд положительных эмоций. Ведь в национальных песнях и стихах живёт душа народа.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 1 «А» сыйныфында «Тел – ул тулы бер буынның гасырлык хезмәте» дигән әдәби-музыкаль кичә булды. Бу кичәдә балалар татар, рус, грузин телләрендә шигырь сөйләделәр, “Туган тел” һәм “Рощица” җырларын җырладылар. Бәйрәм бик җылы атмосферада үтте. Анда барлыгы 35 бала катнашты. -
Удивительные палиндромы/Икеяклы укыла торган кызыклы сүзләр 12.05.2021

12 мая в 1Д классе в количестве 33 учеников прошла интеллектуальная игра «Удивительные палиндромы» в рамках года родных языков и народного единства в Республике Татарстан. Дети в ярких национальных костюмах поприветствовали на государственных языках (татарском и русском) присутствующих гостей и участников. Ребята в ходе мероприятия познакомились с миром палиндромов и учились их находить среди слов русского языка. Для школьной библиотеки было решено создать словарь палиндромов на двух языка. В завершении посмотрели фрагмент мультфильма с известной фразой-палиндромом, которую произнес Буратино.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 12 нче май көнне 1 Д сыйныфында “Икеяклы укыла торган кызыклы сүзләр” интеллектуаль уены уздырылды. Милли киемнәрдән киенгән балалар кунакларны татар һәм рус телләрендә сәламләделәр. Укучылар бу чарада ике яктан да берүк төрле укыла торган рус теленең кызыклы сүзләре белән таныштылар. Балалар үз көчләре белән мәктәп китапханәсе өчен рус һәм татар телләрендә икеяклы укыла торган сүзләрдән торган сүзлек ясарга теләк белдерделәр. Соңыннан Буратино мультфильмыннан өзек карадылар. Барлыгы 33 укучы катнашты.
-
"Сталинградская битва" 04.05.2021

В преддверии Дня Победы учащиеся школы отправились на экскурсию в город-герой Волгоград. День был насыщенным и интересным: успели посетить мемориал Мамаев курган, музей-экспозицию "Память", панораму "Сталинградская битва", развалины мельницы Герхардта, дом Павлова, выставку военной техники. Усталые и довольные, возвращаясь на поезде, могли в рамках образовательного туризма воочию наблюдать смену природных зон по территории нашей необъятной Родины. Поездка была увлекательной и познавательной!!!
-
Вечная память героям/Батырларга мәңгелек дан 03.05.2021

Сегодня ученики нашей школы привели в порядок могилу солдата Великой Отечественной войны Александра Ефимова, который в 2020 году был перезахоронен в селе Пермяки Высокогорского района.
Бүген безнең мәктәбебез укучылары 2020нче елда Биектау районы Пермяки авылына күчереп күмелгән Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдат Александр Ефимовның каберлеген чистартып кайттылар.









