МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, г. РТ, Высокогорский район, с Ямашурма, ул. Школьная, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-653-29-11 |
| E-Mail: | Syam.Vsg@tatar.ru/ yamashurma@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ямашурминская СОШ" |
| Руководитель: | Сафиуллин Ленар Габдулкаюмович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 157 учащихся |
| У нас учат: | 24 педагога |
МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Профориентация. 06.02.2016

Бүген,(6 февраль) мәктәбебезгә Әтнә техникумыннан вәкилләр килде. 9-10 нчы сыйныф укучыларын техникум белән таныштырып киттеләр. Техникумдагы юнәлешләр буенча аңлатма бирделәр. Укучыларны экзаменнарын уңышлы тапшырып, укуларын техникумда дәвам итәргә чакырдылар.
-
Гаилә бәйрәме. 05.02.2016

"Гаилә - дәүләт нигезе" дип аталган гаилә бәйрәме Әлдермеш мәдәният йортында узды. Әлеге бәйгедә Әлдермеш, Ямаширмә, Мүлмә, Кавал, Мәмдәл мәктәпләреннән 5 гаилә көч сынашты. Безнең мәктәп данын яклап чыгыш ясаган Хайруллиннар гаиләсе әлеге бәйгедә 2 нче урынны яулады.
Безнең төбәктә үрнәк булырлык гаиләләр бик күп. Шулар арасында үзләренең иҗадилыгы, бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торучы Хәйруллиннар нәселе игътибарга лаек. Хәйруллиннар гаиләсен Коркачык авылында гына түгел районда да беләләр. Бер гаиләдә әби-бабай, әти-әни, балалар – 3 буын вәкиле, үзара аңлашып, дус , тату булып яшиләр. Алар өйдәге һәр эшне киңәшләшеп эшлиләр. Киңәшле эш таркалмас, ди халкыбыз. Әнә шулай ,бергәләшеп эшләгәнгә күрә, аларның гаилә нигезе дә һәрвакыт таза, нык , какшамас, мәхәббәтләре мәңгелек. Рәсим белән Айгөл икесе дә мәдәният хезмәткәрләре. Алар җыр-моңга гашыйк кешеләр. Мәдәният йортында алар тарафыннан үткәрелгән кичәләрне халык яратып карый. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә дә актив эш алып баралар.Алар оештырган курчак театрына быел Халык театры исемен бирделәр. Хәйруллиннар нәселе - спорт сөюче гаилә дә әле. Гаилә башлыгы Нурислам абый, уллары Рәмис, Илгизәр, Рәсим, оныклары Әнис, Айнур, Фирзәр - көрәшчеләр, район, республика буенча ярышларда беренчелекне бирмиләр. Хәйруллиннар гаиләсе үзләренең ярдәмчеллеге, киң күңелле булулары белән дә авыл, район халкының хөрмәтенә лаек. Авыл, мәктәп күләмендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә алар - иганәчеләр. Бу күркәм гаиләгә без зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә иминлек телибез!
-
Уборка снега. 03.02.2016

А у нас "средник".
-
Онлайн-трансляция. 01.02.2016

Онлайн-трансляция заседания итоговой коллегии МО и Н РТ на тему "Итоги работы Министерства образования и науки Республики Татарстан в 2015 году и задачи на 2016год".
-
Очрашу. Һөнәр сайлау. 28.01.2016

9 нчы сыйныф укучылары Биектауның 2 нче мәктәбендә ГБПОУ "Казанский колледж технологии и дизайна" студентлары һәм укытучылары белән очрашуга барып кайттылар. Очрашу укучыларга киләчәктә үзләренә һөнәр сайлаганда ярдәм итәчәк.
-
Освенцимны азат итү 28.01.2016

Бүген мәктәбебездә Холокост корбаннарын искә алу көннәре үткәрелде.
-
Ленинград блокадасы. 27.01.2016

Бүген Ленинград блокадасы өзелүенә 72 ел тулды. Мәктәптә барлык сыйныфларда Ленинград блокадасының өзелүенә багышланган класс сәгатьләре узды. Бу класс сәгатьләре Ленинград вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган иде.
-
"Ел укытучысы-2016" конкурсы. 25.01.2016

Район күләмендә үткәрелгән "Ел укытучысы-2016" конкурсында катнашып, мәктәбебезнең география укытучысы Гиниятуллина Фидания Вагыйз кызы 2 нче турга үтте. Әлдермеш мәктәбендә методистлар һәм укытучылар алдында дәрес, мастер- класс күрсәтте. Фидания Вагизовнага тагын да иҗади уңышлар телибез.
-
Проект "День добрых дел в Высокогорском районе" Вахта памяти. 23.01.2016

Учащиеся кадетского класса, в рамках проекта "Добрых дел" расчистили территорию памятника павшим героям во время ВОВ от снега. Ребята с ответственностью подошли к этому делу.
-
В здоровом теле - здоровый дух! 23.01.2016

Подготовка к сдаче зимней сессии ГТО,







