Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
ТР Милли музеена экскурсия 31.03.2023

Язгы лагерьның бүгенге көне бик кызыклы үтте. Укучылар бүген ТР Милли музеенда экскурсиядә булдылар. Музейда укучылар халкыбызның үткәнен чагылдыручы күп экспонатлар белән таныштылар. Экскурсия кызыклы һәм нәтиҗәле үтте. Әлеге сәяхәттән һәркем канәгать калды.
-
Күңелле яллар дәвам итә 29.03.2023

Бүген лагерьда ял итүче балалар “Пирамида” күңел ачу комплексында “Кем принцессаны үбәчәк?” спектаклен карадылар. Җырлы-биюле әкияти тамаша укучыларга бик ошады.
-
Файдалы һәм күңелле үткәрелгән көннәр 28.03.2023

Укучыларның күңелле яллары дәвам итә. Лагерьга йөрүче укучылар бүген "Родина" кинотеатрында мультфильм карап кайттылар. Моннан тыш, гимназиядә дә балалар өчен файдалы чаралар оештырылды.
-
Котлыйбыз! 27.03.2023

Шушы көннәрдә укучыларыбыз Н.И. Лобачевский исемендәге VIII Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнаштылар. “Психология” бүлегендә уңышлы чыгыш ясап, 11 нче сыйныф укучысы Сөләйманова София 3 нче дәрәҗә диплом, “Татар теле һәм әдәбияты” бүлегендә уңышлы чыгыш ясап, 5 нче сыйныф укучысы Садыйкова Ралинә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Лагерь үз эшен дәвам итә 27.03.2023

Лагерьнең бүгенге көненең “Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” циклының чираттагы чыгарылышы белән танышудан башланып китте. Ул “Театр көне. К. С. Станиславскийның тууына 160 ел тулуга” багышланган иде. Шулай ук балалар өчен “Планетарий, очки, тир” интерактив күңел ачу программасы оештырылды. Бүгенге көн "Интернетның чиксез мөмкинлекләре" белән танышуга багышланган иде. Укучылар Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар, кызыклы чараларда актив катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 25.03.2023

Казанда «Ел укытучысы-2023» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенә йомгак ясалды. «Әкият» курчак театрында узган тантанада әлеге бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләделәр. «Ел укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең республика этабында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2023» номинациясендә 21 укытучы көч сынашты. Алар дәрес, сыйныф сәгате, мастер-класс, методик остаханә күрсәттеләр. Бәйгенең барлык этапларында да уңышлы чыгыш ясап, гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләева Гөлүзә Азат кызы «Өметле киләчәк» номинациясендә җиңү яулады. Хөрмәтле Гөлүзә Азатовна, Сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышлар, иҗади хезмәт нәтиҗәләре телибез!
-
Язгы лагерь эшчәнлеген башлап җибәрде 25.03.2023

Бүген гимназиядә язгы лагерь ачылышына багышланган тантаналы линейка үтте. Линейка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт флагларын күтәрү һәм Дәүләт гимннарын башкару белән башланып китте. Укучыларны алда кызыклы һәм мавыктыргыч яллар көтә.
-
Яллар күңелле үтә 25.03.2023

Язгы лагерь үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә укучылар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Укучылар кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар һәм шулай ук “Калейдоскоп” балалар ял паркында булып кайттылар.
-
Конференциядә катнашу 25.03.2023

Бүген Г. Ибраһимов исемендәге XII республика фәнни-гамәли конференциясе узды. 10 нчы сыйныф укучысы Әхәтова А. "Тарих һәм культурология" секциясендә уңышлы чыгыш ясап лауреат дипломына лаек булды. Укучы кызыбызга алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
Гимназия сәхнәсендә... 24.03.2023

Театр түгәрәгенә йөрүче укучылар Г.Камалның “Безнең шәһәрнең серләре” спектаклен күрсәттеләр. Халыкара театр көненә багышланган бу тамаша һәркем өчен зур сөенеч булды. Спектакль балаларда җылы хисләр уятты. Укучыларга киләчәктә дә яңа спектакльләр белән сөендерүләрен теләп калабыз.














