Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы 20.02.2024

Бүген гимназиябездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы” фотокүргәзмәсе оештырылды.
Укучылар әби-бабаларының фотосурәтләре белән уртаклаштылар, гаилә тарихы белән таныштырдылар.
-
Әфган сугышы ветераны белән очрашу 20.02.2024

Бүген гимназиябездә бик эчтәлекле очрашу булып узды. Әфган сугышы ветераны Шәйхетдинов Фәнис Фоат улы укучыларга шул еллар турында сөйләде, үзе белән таныштырды. Шушы темага багышланган слайдлар күрсәтелде. Сугышта күргәннәре турында искә төшерү аның өчен бик авыр булса да, ул истәлекләре белән уртаклашты.
Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 35 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.
-
Ягез әле, егетләр! 20.02.2024

20 нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 5-6 нчы сыйныфлар арасында “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе узды. Укучы егетләр хәрби тема буенча белемнәрен сынадылар, өлгер, җитез икәнлекләрен күрсәттеләр.
23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көнен билгелҽп үтә.
Бәйрәм әле СССРда барлыкка килгән, ул вакытта ел саен 23 февральдә бөтенхалык бәйрәме - "Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне"буларак билгеләп үтелә. СССР таркалганнан соң, бәйрәмне, элеккегечә, БДБның кайбер илләрендә билгеләп үтәләр.
-
Син Тукайны беләсеңме? 19.02.2024

Бүген 4 нче “Б” сыйныфында “Син Тукайны беләсеңме?” темасына викторина узды. Ул Туган телләр көненә багышлангани иде.
Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, шагыйрьнең тормыш юлы турында фактлар белделәр, Г.Тукай иҗаты буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар. Бәйге “И туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Бүләкләр ясадылар 19.02.2024

5 нче сыйныфлар “Россия бөркетләре” юнәлешендә актив эшчәнлек алып баралар.
Бүген остазлар 3 нче “Б” сыйныфы белән Ватанны саклаучылар көненә бүләкләр ясадылар. Бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен яздылар.
-
Ватанны саклаучылар көненә стена газеталары 19.02.2024

Укучылар арасында Ватанны саклаучылар көненә стена газеталары, плакатлар һәм рәсем бәйгеләре игълан ителгән иде.
Бүген әлеге эшләрдән күргәзмә оештырылды.
Укучылар эшләрендә бу бәйрәмнең әһәмиятен, тарихын, эчтәлеген чагылдырдылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 19.02.2024

Бүген, 19 нче февраль көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүгенге дәрес милләтпәвәрлек, батырлык, Ватан темасына багышланган иде һәм «Ватанны саклаучылар көне» дип аталды.
-
Туган телем - иркә гөлем 19.02.2024

Бүген гимназиябездә Халыкара туган телләр көненә багышланган “Туган телем – иркә гөлем” шигырь укучылар бәйгесе үтте.
Укучылар туган тел турында шигырьләрне татар, рус, инглиз телләрендә сөйләделәр.
Халыкара туган тел көне - 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм..
Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә.
-
Киләчәк өчен 19.02.2024

18 нче февраль көнне Бустан спорт комплексында “Киләчәк өчен” дип исемләнгән спорт һәм милләтпәрвәрлек фестивале узды. Чарада 300 дән артык спортчы катнашты. Киокусинкай каратэ бүлегендә гимназиябез укучылары да уңышлы чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Хәкимов Руслан 2 Б (1 урын)
Хаев Кәрим 2 Б (3 урын)
Федагин Даниил 4 В (1 урын)
Бурангулова Сәфинә 7Б (2 урын)
Шулай ук Гиззатов Айнур и Овчинников Платон да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Бер атна алдан, 10-11 нче февраль көннәрендә 4 нче “В” сыйныфы укучысы Федагин Даниил, Самара шәһәрендә үткән, Киокусинкай буенча Идел буе Федераль төбәге беренчелегендә катнашып, 3 нче урынга лаек булды.
-
Әлифба бәйрәме 16.02.2024

"Балачак иленең кабатланмас бәйрәмнәреннән берсе нинди бәйрәм?" - дип сорасалар, бер дә икеләнмичә "Әлифба бәйрәме" дияр идем мин. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
Бүген гимназиябездә "Әлифба бәйрәме" узды. Әлифба бәйрәме - укучылар өчен дә, укытучылары өчен дә һәм инде укырга, язарга өйрәнгән укучыларның әти-әниләре өчен дә зур тантана булып тора. Әлифба белән беррәттән укучыларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.
Укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне әлеге бәйрәм белән котлыйбыз!














