• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан
У нас учат: 42 преподавателя

Новости гимназии №1

1нче санлы татар гимназиясендә “Укыту-тәрбия барышында заманча технологияләрне куллану“ дигән темага семинар булып узды

Опубликовано: 23.03.2016

23нче март көнне безнең гимназиядә “Укыту-тәрбия барышында заманча технологияләрне куллану“ дигән темага Санкт- Петербург шәһәре Пушкин районы 335нче мәктәп укытучылары өчен семинар булып узды. Семинар эшендә 35 укытучы катнашты. Гимназия кунакларны ишек төбеннән үк ачык йөз, тәмле сүз белән милли рухта каршы алды. Семинарга килгән кунаклар белән фикер алышу актлар залында дәвам итте. Аны ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Ю. П. Прохоров ачып җибәрде. Эшлекле аралашуны  гимназия директоры Г. Г. Шәмсиева дәвам итте. Семинар эше заманча таләпләргә туры килде. Openmeeting программасы ярдәмендә оештырылган иҗади төркем белән on-line аралашу семинар эшен зур югарылыкка күтәрде.Укытучылар коллективы да килгән кунакларга битараф калмады: укучыларның ачышларын кунаклар хозурына тәкъдим итәргә тырышты. Бу форсаттан файдаланып, “Гимназиядә проектлар эшчәнлеген оештыру” мәүзугына шактый гына фәнни эшләр күрсәтелде. Әлеге чыгышлар семинар программасының да бер өлеше булды. “Эксперименталь эшчәнлек” кә багышланган аерым тема да үз чиратында игътибарга алынды. Диалог соңында, укучылар кунакларга кытай биюен тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, гимназия эшчәнлеге хакында, гимназиянең бердәм мәгариф-мәгълүмати системасын булдыруы, электрон документлар эшчәнлеге һ.б. хакында бик күп сүзләр сөйләнде. Гимназия кунаклар белән фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.Ике як өчен дә бик файдалы булган эшлекле очрашу гимназиянең туган як музее белән таныштыру, ашханәдә милли аш-су белән тәмамланды.



К списку новостей