Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Новости гимназии №1
Тәҗрибә уртаклашу стажировкасы булып узды
Опубликовано: 11.04.201611нче апрель көнне безнең гимназиядә “Укыту-тәрбия барышында заманча технологияләрне куллану“ дигән темага Татарстанның Апас, Балтач һәм Питрәч районнары җирлегеннән килгән мәктәп директорлары өчен тәҗрибә уртаклашу семинары булып узды. Семинар - стажировка эшендә 6 директор катнашты. Гимназия кунакларны ишек төбеннән үк ачык йөз, тәмле сүз белән милли рухта каршы алды. Тәҗрибә уртаклашырга килгән кунаклар белән фикер алышу актлар залында дәвам итте. Эшлекле аралашуны гимназия директоры Г.Г. Шәмсиева ачып җибәрде. Стажировка эше заманча таләпләргә туры килде: эшлекле аралашу өчен төзелгән махсус программада гимназиядә гамәлдә булган барлык эш алымнары да каралган иде. Openmeeting программасы ярдәмендә оештырылган иҗади төркем белән on-line аралашу семинар-стажировка эшен зур югарылыкка күтәрде. “Педагогик остаханә” исеме астындагы төрле төрдәге гамәли проектлар хакында директор урынбасарлары эшлекле докладлар белән чыгыш ясады. Укытучылар коллективы да килгән кунакларга битараф калмады: укучыларның ачышларын кунаклар хозурына тәкъдим итәргә тырышты. Бу форсаттан файдаланып, “Гимназиядә проектлар эшчәнлеген оештыру” мәүзугына шактый гына фәнни эшләр күрсәтелде. “Эксперименталь эшчәнлек” кә багышланган аерым тема да үз чиратында игътибарга алынды. Тәҗрибә уртаклашу эшлекле темага мастер-класслар, вебинарлар демонстрацияләп күрсәтү белән дәвам итте. Диалог соңында, укучылар кунакларга кытай биюен тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, гимназия эшчәнлеге, гимназиянең бердәм мәгълүмати-мәгариф системасын булдыруы, электрон документлар эшчәнлеге һ.б. хакында бик күп сүзләр сөйләнде. Кунаклар гимназия белән танышты, җитәкчелек эшендә үзара фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты. Ике як өчен дә бик файдалы булган эшлекле очрашу гимназиянең туган як музее белән таныштыру, ашханәдә милли аш-су белән тәмамланды.
К списку новостей














