• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан
У нас учат: 42 преподавателя

Новости гимназии №1

Тукай каберенә сәфәр...

Опубликовано: 15.04.2016

15 апрель - бөек Тукайның фанилыктан бакыйлыкка күчкән көне. Ә безнең гимназиядә бу көн, традиция буларак, Яңа бистә Татар зиратына барып, Тукайның һәм башка татар зыялыларының каберләрен зыярәт кылып, искә алып кайту көне буларак каралган. Менә бүген дә традицияне саклап, гимназия укучылары Тукай каберенә сәфәр кылып кайтты. Башта бер минут тынлык белән Тукайны искә алды укучылар. Аннан шагыйрьнең дөньяга килгән, бакыйлыкка күчкән вакытлары , халыкның Тукайны ни рәвешле соңгы юлга озатуы һ.б. хакында сөйләп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э. Р. Хөснетдинова балаларның хәтерләрен яңартты. Әңгәмәдән соң укучылар кабер чистартырга үзләре белән алып килгән кирәк- яракларын алып,татар зыялыларыннан булган таныш исемнәрне барлый-барлый, ярыша –ярыша эшкә керештеләр. Каберләрне чистартып бетергән вакытка, Тукай рухына дога кылу өчен Мәрҗәни мәчетенең имам- хатыйбы, Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм бертөркем галимнәр, язучылар-шагыйрьләр, театр – эстрада артистлары Тукай каберенә килделәр. Укучыларыбыз барча халык белән беррәттән, кулларын күтәреп, изге догага кушылдылар. Тукайга чәчәкләр куйган соңында, бик үзенчәлекле танышуның шаһиты булырга насыйп булды аларга. Еш кына Тукайны Пушкин белән чагыштыралар. Ә бүген Пушкин Тукайны үзе күрергә килгән иде! Пушкинның бишенче буын оныгы – Александр Пушкин (V) бүген Тукай каберен зыярәт кылды һәм гимназиябез укучылары белән якыннан танышып, Тукай кабере янында фотога төште. KZN телекомпаниясе укучыларыбыз белән чын күңелдән кызыксынып, кайберләреннән интервью алды. Укучылар бик теләп интервью тапшырды һәм рәхәтләнеп Тукай шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Сәфәребез икеләтә файдалы һәм тәэсирле булды.



К списку новостей