Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Новости гимназии №1
“Үлемсез полк” ядкарьләре – безнең бабайлар...
Опубликовано: 05.05.2016Бөек җиңү көне якынлашкан саен аңа әзерлек тә арта. Бүгенге көндә укучылар үзләренең яу кырында ятып калган бабаларының , якыннарының , туганнарының фотоларын зурайтып, заманча җиһазларда “ялтыратылган” портретлар ясау белән мәшгуль. Үлемнәре белән үлемсезлек яулаган каһарманнарның берәм-сәрәм генә сакланып калган фотолары күңелләрдә әйтеп бетергесез горурлык хисләре уята! Кайчандыр аяусыз сугыш аркасында һәлак булып, Җиңү бәйрәменең беренче елын да күрү насыйп булмаган, яисә сугыштан исән –сау кайтып та, җиңүнең 71 еллыгын каршылый алмаган мәрхүмнәребез; хәзер инде бик аз санда, ләкин әле исән-имин килеш безгә бәйрәм бүләк иткән ветераннарыбыз белән бер сафта барачак портретлар , “Үлемсез полк” булып, Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә күтәреләчәк! Әлеге акциядә гимназиябездән 85 укучы катнашырга әзерләнә. Әзер портретлар аерым бер дулкынлану белән гүя бәйрәм көнен көтә... бәйрәм җиткәч исә ... җанланырлар кебек тоела бермәлгә...
К списку новостей














