Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Новости гимназии №1
“Үлемсез полк” – сугыш каһарманнары белән эчке диалог ул.
Опубликовано: 10.05.20169нчы май көнне гимназия “Үлемсез полк” акциясендә катнашты. Укучылар, үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, Ирек мәйданына җыелды. Аларны биредә гимназия җитәкчелеге каршы алды. Билгеләнгән вакыттан бер дә соңга калмыйча, нәкъ 13сәг.00мин.ка 72 укучы бала гимназия өчен алдан каралган урынга килеп җиттеләр. Бик оешкан төстә укучылар бер сафка 18 әр булып басып, 4 рәтне хасил иттеләр. Үзләренең бабалары, якын туганнары портретларын тоткан хәлдә, укучылар тантаналы йөреш башлануын көтте. “Үлемсез полк” нәкъ 15сәг.тә “Казан” милли-мәдәни үзәге яныннан старт алды. Укучылар “үз каһарманнарын” югары күтәреп, аерым бер дулкынлану һәм горурлану хисе белән тантаналы йөрешкә кузгалды. Казанның иң үзәк урамнары, истәлекле һәм тарихи урыннары буенча узган юл халык агымын 1нче Май мәйданына – М. Җәлил һәйкәле янына илтте... 71нче Җиңү бәйрәме көнне “Үлемсез полк” йөрешендә үлемнәре белән үлемсезлек яулаган бабалары, якын туганнары белән “янәшә атлаганда”, эчке бер диалогка керү, хәтер яңарту көне буларак та бу көн укучылар күңелендә истәлекле вакыйга булып уелып калыр, дигән өмет бар.
К списку новостей














