Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Новости гимназии №1
12 июнь - Россия көне.
Опубликовано: 10.06.2016Бу көн – ел саен үткәрелә торган рәсми дәүләт бәйрәме. Тәүге мәртәбә 1994 елны Россиянең беренче президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бу бәйрәм “Бәйсезлек көне” дип аталса да, 2002 елны аның исемен гадиләштереп, Россия көненә үзгәртәләр. Гимназиядә уку елы дәвамында балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбия кылучы бәйрәмнәр еш була. Соңгы вакытта укучылар зур кызыксыну белән тыңлый торган “Парламент дәресләре” дә уздырыла, дөресрәге, дәрес кенә булып калмыйча, “Мин- илемнең гражданины” һ.б исемнәр астында рәсем күргәзмәләре оештырылып, мондый дәресләр гимназия күләмендәге патриотик чарага әверелә. Тарих, география, татар һәм рус теле дәресләре арасында предматара бәйләнеш булдырылып, Россия флагы, Татарстан флагы, Россия гербы, Татарстан гербы, Россия картасы, Татарстан картасы, Россия тарихы, Татарстан тарихы, “Җир шары”, “Ил”, “Туган җир” төшенчәләренә бик тәфсилле аңлатмалар бирелә. 12 июнь – Россия көне уңаеннан, бүген гимназиядә гимназия яны лагерена йөрүче балаларга тантаналы линейка уздырылды. Тантана актлар залында башланып, сыйныфларда кызыклы викториналар, әңгәмәләр белән дәвам итте.
К списку новостей














