Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Сау бул, лагерь! 27.06.2017

27 нче июнь көнне лагерьның соңгы эш көне уңаеннан, бәйрәм концерты оештырылды. Балалар бию, җыр, нәфис сүз юнәлешләрендә чыгыш ясады. Бер-берсенә үзләре әзерләп килгән, кулдан ясалган истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Шулай ук, бу көнне КФУ студентлары тарафыннан “Күңелле бәйрәм уеннары” үткәрелде. Лагерьның эш көннәренә нәтиҗә ясалды. Балалар шатлык тулы сөенечләр белән таралышты.
-
Сугыш елларын искә алу 26.06.2017

26 нчы июнь көнне лагерьда “Сугыш елы җырлары” исемле бәйге үткәрелде. Балалар сугыш темасына кагылышлы төрледән-төрле, үзгә җырлар башкардылар. 4 отряд та тигез күләмдәге балларга ирешеп, җиңү яулады. Шулай ук, бу көнне “Үземнең герой бабам белән горурланам” исемле виртуаль музейга экскурсия дә оештырылды. Әлеге чаралардан соң, балалар саф һавага чыгып, күңелле, хәрәкәтле уеннар уйнады.
-
Тема: "Будь здоровым! Танцуй!" 24.06.2017

23 июня в рамках антинаркотического месячника "Жизнь без наркотиков" у Дворца Земледельцев состоялся флеш-моб по пропаганде здорового образа жизни «Будь здоровым! Танцуй!». В флеш-мобе приняли участие волонтеры Казани и участники республиканского проекта "SаМоSтоятельные Дети". После танцевальной части флеш-моба самых активных кураторов, руководителей, родителей и участников проекта "SMS дети" наградили благодарственными письмами управления по контролю за оборотом наркотиков МВД по РТ.
-
Бөек Җиңү варислары 23.06.2017

Бүген лагерьда "Сугыш елы җырлары" конкурсы узды. Балалар белгән тырларын искә төшереп, актив катнаштылар. Төшке аштан соң, балалар "Бөек Ватан сугыәы" музеенда булып кайтты. Анда алар Бөек Ватан сугышы турында үзләре өчен яңа мәгълүмат белделәр.
-
Хәтер көне 22.06.2017

22 июнь көнне лагерьда хәтер көне узды. Шушы көнгә багышлап, ленейка уздырылды, балалар "Сугышка - юк!" дигән темага асфальтта рәсемнәр ясадылар, сугыш турында шигырьләр укыдылар. Төшке аштан соң балалар ЮХИДИ тарихына багышланга музейда булдылар. Музейда алар ЮХИДИ инспекциясенең тарыхы, беренче юл йөрү билгеләре белән таныштылар. Иске техниканы куллары белән тотып карадылар. Шулай ук үз эшләрен башкарганда һәлак булган хәрбиләрен искә алдылар.
-
Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады... 21.06.2017

20 июнь көнне мәктәп яны лагеренда "Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады..." дигән викторина үткәрелде. Шулай ук балаларга сугыш тематикасына видеороликлар күрсәтелде. Төшке аштан соң КФУ студентлары кунакта булды. Алар балаларга "Кабан күле байлыклары" дигән квест уены оештырдылар.Шуннан соң ук экология министрлыгыннан белгеч килеп, саф һавада эколлгик темага уеннар оештырды.
-
Зоопаркта кунакта 19.06.2017

19 июнь көнне лагерь балалары зоопаркка экскурсиягә бардылар. Экскурсовод балаларны зоопарк тарихы белән таныштырды. Экскурсия барышында укучылар хайваннарны, кош – кортларны, үсемлекләрне игътибар белән карадылар. Балалар экскурсиядән шатлык хисе белән кайттылар.
-
Лагерьның унөченче көне 15.06.2017

Бүген лагерь балалары "Grand Cinema" кинотеатрына бардылар. Анда "Тачки 3" мультфильмын карадылар. Балалар канәгать калды. Аларга бик ошады. Көннең ничек үткәнен сизмидә калдылар!
-
Лагерьның уникенче көне 14.06.2017

Бүген лагерьда ЮХИДИ хезмәткәре белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Балалар аны бик кызыксыну белән тыңладылар һәм әңгәмәдә актив катнаштылар. Инспектор балаларга балалар катнашындагы юл - транспорт һәлакәтләре турында сөйләде. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар һәм юл йөрү кагыйдәләре турында мультфильм карадылар.
-
Лагерьның унберенче көне 13.06.2017

13 июнь көнне лагерь балалары Шаляпин урамындага балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Алар анда С.Б. Радзиевскаяның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Китапханәчеләр балаларга язучының әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Төшке аштан соң балалар "Урман сере" дигән экологик уенда катнаштылар.




