Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
71-лет со дня проведения Парада Победы 24.06.2016

24нче июнь көнне «Энҗе бөртекләре” лагере балалары белән Җиңү көненең 71 еллыгына багышланган ” Иң яхшы патриотик җыр башкаручы отряд” исемле конкурс оештырылды . Эльза Ильясовна җитәкчелегендә үткәрелгән бу конкурста баллалар бик теләп һәм актив катнаштылар. Соңыннан отрядларга урыннар билгеләнде һәм грамоталар тапшырылды.
-
День истории 23.06.2016

Лагерь эшчәнлегең 17 көне илебез тарихына багышланды. Балалар гимназиябезнең “ Үлемсез полк” музеена сәяхәт кылдылар. Биредә алар сугыш һәм тыл батырлары турында бик күп мәгълүмат тупладылар.
-
День памяти и скорби 22.06.2016

22 июнь көнне “Энҗе бөртекләре” лагере балалары шәһәр библиотекасына барып “Хәтер һәм кайгы көне” нә багышланган чарада катнаштылар. Бу чарада алар Ватаныбыз иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен сугышта һәлак булган батырларны искә алдылар . Соңыннан балалар арасында шигырь конкурсы үткәрелде.
-
День толерантности 20.06.2016

Бүген, 20 июнь көнне , “Энҗе бөртекләре” ндә МАКИ житәкчеләре “Битва хоров” диеп аталган бик матур музыкаль кичә уздырдылар. Бу кичәдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Көннең икенче яртысында балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Сабантуй в гимназии 18.06.2016

Лагерь эшчәнлегенең унөченче көнендә “Энҗе бөртекләре” лагереньда бик матур “Сабантуй” бәйрәме оештырылды. Бу бәйрәм төрле-төрле кыөзыклы уеннардан торды:йомырка кабып йөгерү, капчык киеп сикерү, бүләк кисү, чүлмәк вату, таяк тартыш һәм башкалар. Балалар бик теләп конкурсларда катнаштылар һәм һәрберсе бәйрәмнән күтәренке күңел һәм бүләкләр белән отрядларга таралдылар.
-
День развлечений 16.06.2016

Бүген, 16 июнь көнне , “Энҗе бөртекләре” лагере балалары вожатыйлар белән Grand Cinema кинотеатырына «В поисках Дори» исемле мультфильм карарга бардылар. Су асты дөньясы сүрәтләнгән бу мультипликацион фильм кызыклы һәм маҗаралы булды. Көннең икенче яртысында Венера Дамировна җитәкчелегендә узган музыкаль кичә балалар күңеледә уңай тәэсир калдырды .
-
День дружбы и согласия 15.06.2016

Лагерь эшчәнлегенең унынчы көне кызыклы һәм мавыктыргыч чараларга бай булды. Бу дуслык һәм татулыкка багышлангын көннең беренче яртысында балалар "Алтын куллы осталар :татар халык кәсепләре " музеенда булдылар. Музейдан кайткач МАКИ түгәрәк җитәкчеләре лагерь балалары белән асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр.
-
День Росcии 13.06.2016

«Энҗе бөртекләре” лагере эшчәнлегенең тугызынчы көне Россия көне итеп игълан ителде. Көннең беренче яртысында балалар “Әкият” курчак театрында үткәрелгән иҗади мастер-классларда катнаштылар. Көннең икенче яртысында отрядлар арасында "Мин Туган илемне яратам!" дип исемләнгән спорт ярышлары оештырылды, ә соңыннан шул темага багышланган рәсем конкурсы үткәрелде.
-
День креатива 11.06.2016

«Энҗе бөртекләре” лагере эшчәнлегенең сигезенче көне бик нәтиҗәле үтте. Көннең беренче яртысында отрядларда дөрес туклануга багышланган чаралар үтте: беренче чиратта вожатыйлар балалар каршында дөрес туклану турында чыгыш ясадылар , ә балалар үз чиратында үзләренең менюларын төзеделәр . Көннең икенче яртысында лагерь балалары ДК Химиков мәдәният йортындагы “Правильное мышление” дип исемләнгән тамашага бардылар.
-
День Музыки 09.06.2016

“Энҗе бөртекләре” лагере эшчәнлегенең җиденче көне музыкага багышланды. Отрядлар арасында хор ярышы үткәрелде һәм “Мин музыканы ничек аңлыйм “ темасына рәсем конкурсы үткәрелде. Көннең икенче яртысында МАКИ түгәрәк җитәкчеләре декоратив-кулланма сәнгате буенча мастер-класс үткәрделәр.




