Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 ( 258 ) 259 260 >>
-
"Галиябану" спектакленә сәяхәт 21.10.2015

Бүген гимназиябез укучылары Г.Камал исемендәге татар дәүләт театрында "Галиябану" спектаклендә булдылар. Спектакль үзенең тасвирлыгы, актерларның матур уены, кызык һәм моңсу күренешләре белән күңелләрдә калды.
-
Семинар учителей начальной школы 21.10.2015

21 нче октябрьдә гимназиябездә “Башлангыч сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсен үстерүдә методик берләшмә эшчәнлегенең роле” темасына республика семинары булып үтте. Әлеге семинарда укытучыларыбыз Шагиева З.З., Попова А.Н., Гильманова Р.Җ., Хабибрахманова Р.С., Валетдинова А.Р. ачык дәресләр күрсәттеләр, Гильманова М.М., Маннапова З.М., Халиуллина А.М., Набиуллина А.Ф. мастер-классларда үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
Иҗади бәйгеләр 20.10.2015

19 нчы октябрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучыларның һәм студентларның "Шигъри сабантуй" һәм "Илһамлы каләм" Бөтенроссия конкурслары булып узды. Бәйгеләрдә Татарстаннан һәм илебезнең башка төбәкләреннән талантлы яшьләр көч сынашты. Бу чарага, беренче турны уңышлы үтеп, гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучылары Мөбәрәкшина Зилә Һәм Ибниев Инсаф та чакырылды. "Илһамлы каләм"нең йомгаклау турында Зилә 1 нче урынга лаек булды! Инсафның чыгышы шулай ук тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде, кайнар алкышларга күмелде. Афәрин, яшьләр, булдырасыз! Укытучылары Гөлгенә Вазыховнага Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында катнашу 19.10.2015

Бүген, 19нчы октябрь көнне, өлкән сыйныф укучылары киңәшмәсенең әгъзалары ТИСБИ идарә итү университетында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интелектуаль уенында катнаштылар. Уен алдыннан университетның Студентлар оешмасының җитәкчесе безгә экскурсия уздырды, актив эш юнәлешләре белән таныштырды һәм алдагы көннәрдә хезмәттәшлек итү төрләрен тәгъдим итте. Укучылар, үз чиратында, өлкән сыйныф укучылары Киңәшмәсе турында сөйләделәр һәм шулай ук бергә эшләү ягы турында үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
-
К 95-летию со дня рождения итальянского сказочника Джанни Родари 19.10.2015

Этому детскому сказочнику было посвящено мероприятие, организованное школьной библиотекой. Дети познакомились с биографией писателя, его героями – это конечно же, всеми любимый Чиполлино и многие другие.
23 октября 1920 года родился итальянский детский писатель и журналист Джованни Франческо Родари. В 1948 году Родари стал журналистом в коммунистической газете «Унита» и начал писать книги для детей. В 1951 году был опубликован его первый сборник стихов «Книга весёлых стихов» и его самое известное произведение «Приключения Чиполлино». Только после того, как в 1953 году «Приключения Чиполлино» были переведены на русский язык, началось триумфальное шествие произведений Джанни Родари по всему миру. В 1961 году был снят мультфильм о мальчике-луковке, а в 1973 году появился фильм-сказка «Чиполлино», где сам автор сыграл эпизодическую роль. Родари написал еще несколько сказок: «Приключения Голубой стрелы» (1952), «Джельсомино в Стране лжецов» (1959), «Сказки по телефону» (1961), «Торт в небе» (1966). Единственной книгой, которую автор адресовал взрослым, была «Грамматика фантазии» с подзаголовком — «Введение в искусство придумывания историй». В 1967 году он был признан лучшим писателем Италии. А в 1970 году Джанни Родари была присуждена Международная Золотая Медаль имени Ханса Кристиана Андерсена, самая высокая награда в детской литературе.
-
Әдәби мәйданчыгындагы маҗаралар 19.10.2015

Бүген гимназиябезне чын әдәби атмосфера биләп алды. Эш шунда, көне буе махсус әдәби мәйданчыгыбызда укучылар үзләренең яраткан шигырь һәм хикәя, әкият һәм мәсәл, хәтта мәзәкләрен дә башкара алдылар. Бу бәйрәмебездә 24нче балалар бакчасы да актив катнашты. Нәни дусларыбызны олы апа-абыйлары зур алкышлар белән каршы алдылар. Шулай ук фотога тешәргә яратучыларны бүген тематик фотозонада А.С. Пушкин белән Һ.Такташ кетеп алды. Әдәби көнебез бик нәтиҗәле узды.
-
Татар дәүләт филармониясендә кунакта 17.10.2015

Бүген гимназиябезнең барлык укучыларын Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә үзенең чыгышы белән Россиянең атказанган артисты Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыка ансамбленең җитәкчесе Айдар Файзрахманов таң калдырды. Барыбызга да якын татар халык җырлары, матур биюләр, дәртле музыка кораллары... Болар барысы да "Дастан" дип аталган концерт программасына керде. Ул гына да түгел, Айдар абый гимназиябезнең иң нәни укучыларын сәхнәгә чакырып, аларга да бер мизгелгә чын артист булырга тәгъдим итте: һәрберсенә музыка коралларын тапшырып музыкаль номер оештырды.
-
Здоровая пробежка 14.10.2015

13.10 в рамках республиканского антинаркотического проекта "SаМоSтоятельные дети" наша организация "Здоровые дети Татарстана" приняла активное участие в акции "Здоровая пробежка", которая проводилась в парке им. М.Горького. Целью акции была актуализация активной гражданской антинаркотической позиции участников Республиканского антинаркотического проекта «SаMоSтоятельные дети. Во время акции участники предлагали болельщикам и прохожим принять участие в конкурсе на самые информативные «речевки», поговорки и стихотворения о вреде употребления алкоголя и пользе трезвости. С прохожими, принявшими участие в акции, подписывался однодневный контракт об отказе от вредных привычек.
-
"Ялкын" журналы белән очрашу 12.10.2015

Бүген бездә кунакта "Ялкын" журналының редакциясе булып китте. Журналның Директоры - баш редакторы Йолдыз Миңнуллина, редакторлары Фәйрүзә Мөслимова, Әльвира Һадиева, әдәби редакторы Ләйсән Фәйзуллина һәм фотохәбәрчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов укучылар белән кызыклы әңгәмә кордылар, балаларның журнал битләрендә нинди яңа рубрикалар күрергә телиләр икәнен ачыкладылар һәм соңыннан авыр сорауларга җавап табучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
Октябрь аенда гимназия яны территориясен чистарту декадасы бара 10.10.2015

Октябрь ае башыннан ук гимназиябез янындагы территорияне чистарту декадасы бара. Шул уңайдан 10нчы октярь көнне декада кысаларында, без өмә уздырдык: укучылар коелган яфракларны, чәчәкләрнең орлыкларын җыеп, куакларның ботакларын кисеп, дендрарий һәм чәчәклекләрне кышка әзерләделәр.




