Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган квест - уен
Опубликовано: 24.04.2016Казан шәһәре мәгариф идарәсе, "Ватан" яшьләр үзәге, "Ярдәм" фонды 23 апрель көнне Габдулла Тукайның 130 еллык уңаеннан шәһәркүләм "Тукай 130" квест-уенын уздырды. Квест - уен Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда башланып китте.
Уенда гимназиябезнең өлкән сыйныф укучылары катнашты: Кашапова Диләрә (9а), Нурмиева Энҗе (команданың капитаны), Нигматуллина Зилә, Гатауллина Гөлшат, Шәйхетдинова Диана, Миназетдинова Зилә, Вәлиев Данис, Хасаншин Әмир, Хадиев Камил (10а) һәм 11а сыйныфы укучысы Мөбәрәкшина Зилә. Яңгырлы һәм салкын көн булуга карамастан, укучылар 9 пунктны да уңышлы йөреп чыктылар, нәтиҗәдә, "Кызыклы шәкерт" командабыз диплом белән бүләкләнде һәм алар театрга чакыру билетлары алачаклар.
Квест- уенга барлыгы 35 уку йортыннан эш кабул итеп алына, шулар арасыннан 14 мәктәп сайлана. Бүгенге уенда укучыларның көчле ихтыярлы, рухи яктан нык, белемле булулары сыналды. Афәрин! Без сезнең белән горурланабыз!
К списку новостей




