Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
Тамчы шоу
Опубликовано: 29.05.2012
26нчы майда укучыларыбыз ТНВ каналының “Тамчы-шоу” интеллектуаль- күңел ачу уенында катнаштылар. Ике команда да үзебезнең гимназиядән иде: ярыш “Юни дуслары” (6а сыйныф укучылары) һәм “Җитезләр”командасы (7а, 8а сыйныфы укучылары) арасында барды. Татарстан яңа гасыр каналында булу үзе бер дәрәҗә булса, командаларның ярышын бәяләү өчен килгән иң мөхтәрәм һәм абруйлы кешеләр белән очрашу өстәмә дәрәҗә иде: жюри составында танылган халык артистлары Ирек Баһман, Дания Нуруллина, Луара Шакирҗанова һәм жюри рәисе педагогика фәннәре докторы, академик Әнвәр Хуҗиәхмәтов булды.
Дүрт турны узганннан соң, нәтиҗә түбәндәгечә булды: “Юни дуслары” командасы 22, “Җитезләр” командасы 25 балл җыйды. Тапшыруның режиссеры укучыларның зур әзерлек белән килүләрен ассызыклап узды.
Тапшыру барышында гимназиябезнең Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек булуы билгеләп үтелде, бу безнең өчен зур шатлык һәм дәрәҗә!
К списку новостей




