Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
«Әкият” курчак театрында Зөлфәтне искә алу кичәсе
Опубликовано: 20.01.201719 нчы гыйнварда “Әкият” курчак театрында шагыйрь Зөлфәт Маликовның 70 еллыгы уңаеннан уздырылган кичә узды. Әлеге кичәдә гимназиябезнең 8а һәм 9а сыйныфы укучылары (кл.җит. Галиева Г.Р., Гаязова З.Ш.) катнашты. Укучылар шагыйрь турында истәлекләр белән таныштылар, аның шигырьләренә язылган җырлар тыңладылар.
Зөлфәт Госман улы Маликов 1947 елның 3 гыйнварында Татарстан АССРның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туган. Күләм, сан ягыннан артык зур булмаса да, Зөлфәтнең заманча актив көрәш рухы белән сугарылган шигъри иҗаты хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Поэтик фикерне калку, масштаблы итеп күрсәтүгә омтылу, публицистик кайнарлык, трибунлык, халык иҗатына һәм традицион язма әдәбиятына нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика — Зөлфәт стиленең төп сыйфатлары шулар. Шагыйрь чынбарлык күренешләрен, лирик геройның рухи дөньясын халык язмышы, үткәндәге зур тарихи вакыйгалар (революция, Ватан сугышы) яки бүгенге көннең мөһим проблемалары (идеологик көрәш, әхлак сафлыгы, кешелеклелек һ. б.) белән фәлсәфи бәйләнештә ачарга омтыла.
К списку новостей




