• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Нәүрүз бәйрәме

Опубликовано: 21.03.2013

"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, халыкның күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч тәлап иткәннәр: Ач ишегең, керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез, Хәер-дога кылабыз, Аш-сый көтеп торабыз, Нәүрүз мөбарәкбад. Икенче көнгә, җыелган күчтәнәчләрдән, сабантуй оештырылган. Әлеге бәйрәмне искә алып, гимназиябезнең 5а сыйныфы укучылары, "Җилкән" театр түгәрәге җитәкчесе Хәкимова Рәйсә Ивановна белән берлектә, сыйныфтан сыйныфка йөреп, Нәүрүз бәйрәме белән тәбрикләделәр.



К списку новостей