Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
Укытучы – артистлар
Опубликовано: 13.04.2013А.П. Чехов сүзләре хак әйтелгән : "Укытучы - артист, рәссам, үз эшенә кайнар мәхәббәт белән караучы кеше ул! ". Ялган булмас, безгә калса, укытучы теләсә нинди һөнәр иясе була ала.
11 апрельдә Антон Павлович әйткән сүзләргә тагын бер кат инандык. Мәдәният институты студенткасы Ләйсән, режиссёр буларак, тамашачыларны янәдән шаккаттырды. Каникулга киткәнче, гимназия укучылары белән “Әни килде” спектаклен бирелеп караган булсак, каникулдан соң укытучылар белән өр яңа спектакль – Г.Камалның «Бүләк өчен” комедиясен кайнар алкышлар белән кабул иттек. Фәридә Аскаровна, Рәисә Ивановна, Ильяс Мулланурович һәм Илдус Фирдүсович катнашында куелган спктакльдән өзек барлык тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Ләйсәннең остазлары һәм җитәкчеләре аның эшенә зур бәя бирделәр. Ә без, тамаша залында утыручы коллегалар, гимназия укучылары үз укытучыларыбыз өчен горурланып һәм эчтән сөенеп утырдык. Барысы да булдырдылар, афәрин!
К списку новостей




