Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
"100 ел Тукайсыз"
Опубликовано: 17.04.2013
15 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукай вафатына 100 ел тулды.
Габдулла Тукай озак авырудан соң 1913 елның 15 (2) апрелендә Казанның ул вакыттагы Клячкин хастаханәсендә кичке 8 сәгать 15 минутта вафат була. Ул чактан сакланып калган истәлекләргә караганда, татар халкы үзенең сөекле шагыйре белән 1913 елның 17 (4) апрелендә хушлаша. Шагыйрьне соңгы юлга озатырга Казан урамнарына бик күп халык чыга. Алар арасында – шагыйрьнең якын дуслары, дин әһелләре, газета–журнал, нәшрият хезмәткәрләре, "Сәйяр" артистлары, шәкертләр, студентлар һәм, гомумән, бик күп төрле катлау халкы. Шагыйрьнең җеназасы Печән базары мәчете яныннан Юнысов мәйданына таба юл тота. Ә монда җыелган 5–6 меңләп халык алдында Зариф хәзрәт Әмирхан тарафыннан җеназа намазы укыла. Шагыйрь Казанның мөселман зиратында җирләнә. Мәрхүмне җиргә иңдергәч һәм догалар укыганнан соң, Касыйм хәзрәт, шагыйрьнең васыятен үтәп, мәшһүр шигырен әйтә:
“Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! бар, юнәл, кит Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә”...
15 апрельдә бик күп урыннарда Габдулла Тукайны искә алу кичәләре үтте, аның һәйкәленә чәчәкләр салынды. Безнең гимназиябез, "Метроэлектротранс" оешмасы белән берлектә, метроның Тукай станциясендә чара уздырды, укучылар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр, аның шигыренә язылган җырлар җырладылар, аннан соң Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды. Күргәзмәгә Тукай иҗаты сурәтләнгән 2а, 3а, 3б сыйныфы укучыларының рәсемнәре эленде. Бу көнне 3б сыйныфы укучылары җитәкчеләре Гүзәл Илгизовна белән Тукай музеенда булып кайттылар. Габдулла Тукай мәңге безнең күңелләрдә!
К списку новостей




