Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
"Мин татарча сөйләшәм" акциясе
Опубликовано: 10.04.2013
Ел саен диярлек гимназиябез "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашып килә. Быел әлеге акция 20 нче февральдән 15 нче апрельгә чаклы дәвам итте, әлеге вакыт аралыгында телне үстерү һәм саклау буенча бик күп эшләр эшләнде:
15.04.2013 "100 ел Тукайсыз" кичәсендә катнашу
15.04.2013 Җырчы Сәнифә Рангулованың концерт белән гимназиядә чыгыш ясавы
11.04.2013 Гимназия укытучылары тарафыннан сәхнәдә Г.камалның "Бүләк өчен" спектакле куелды
10.04.2013 "Толерантлык: мәдәниара диалог" темасы астында Алжирның Константина шәһәрендәге Ислам дәүләт университетыннан килгән мәртәбәле кунаклар белән очрашу узды
10.04.2013 Укучыларыбыз "Шигъри сүз" бәйгесендә катнаштылар
09.04.2013 Башлангыч сыйныф укытучылары республика семинары уздырды
08.04.2013 "Без татарча гәҗит укыйбыз" темасы астында 1а сыйныфында кичә уздырылды
Татар телендә уздырылган фән олимпиадаларында. конференцияләрдә катнаштык
05.04.2013 "Ләйсән" ансамбле "Казан йорт -2013" фестивалендә чыгыш ясады
23-24.03.13 "Ләйсән" ансамбле "Тере чишмә" диа аталган IV халыкара бәйге-фестивальдә катнашты
Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән театрларга. музейларга бардылар
21.03.2013 "Сәләт" лагере хезмәткәрләре белән гимназиядә очрашу узды
21.03.2013 "Нәүрүз" бәйрәме билгеләп үтелде
20.03.2013 "Ләйсән" ансамбле "Казан егетләре" концертында катнашты
20.03.2013 Гимназия укучылары тарафыннан "Әни килде" спектакле куелды
20.03.2013 1а сыйныфында "Әлифба" бәйрәме узды
026.02-07.03.13 Исхакова Алия "Татар кызы" бәйгесендә катнашты
04.03.2013 7 сыйныф кызлары "Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу бәйгесендә катнаштылар
20.02.2013 Прозаик Нәбирә Гыйматдинова белән гимназиядә ңылы очрашу узды
Әлеге чаралардан тыш, гимназия укучылары гимназиядә, урамда, сәүдә үзәкләрендә, метрода, даруханәдә, автобус тукталышларында, транспортта Казан халкын татарча сөйләштереп, аларны да әлеге акциядә катнашырга чакырды. "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә безнең уку йорты укучылар бик теләп катнаша. Хезмәтебез юкка булмады, меңнән артык кеше татарча сөйләшү, аралашу, фикер алышу мөмкинчелегенә ия булды.
К списку новостей




