Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
26 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне.
Опубликовано: 26.04.2013
Быел шагыйрьнең тууына 127 ел тулды. Инде илле елга якын Тукай туган көнендә Казанда Шигърият бәйрәмен уздырып киләләр. Гомумән, Тукай дөньяга аваз салган көнне дөнья буенча сибелеп яшәүче татарлар һәммәсе диярлек билгеләп үтәргә ашкына, бу көнне һәр тарафта Тукай шигырьләре яңгырый. Быел да 26 апрельдә Казанның опера һәм балет театры бинасы янындагы Тукай һәйкәле янына гадәттәгечә Казан халкы, башкала кунаклары Шигърият бәйрәменә җыелды.
Әлеге бәйрәмдә гимназиябездән 6а сыйныфы укучылары катнашты.
Габдулла Тукайны искә алу кичәсе гимназиядә дә уздырылды: башлангыч сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр, шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентация карадылар, кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
5а, 5б, 6а,7б сыйныфы укучылары арасында Г.Тукай шигырьләренә язылган җырлар белән хорлар ярышы уздырылды. Бәйгедә 6а сыйныфы укучылары җиңү яуладылар.
Бөек шагыйрьгә багышланган кичәләрдә актив катнашкан сыйныф җитәкчеләре һәм укучыларга зур хөрмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей




