Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
"Мин татарча сөйләшәм" акциясендә без җиңүче!
Опубликовано: 27.04.201326 апрель көнне Казанда сигезенче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе узды.
Акцияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, "YZЕБЕZ" яңа буын хәрәкәте, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты оештыра. Акциянең мәгълүмати партнерлары – "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе, "Яңа Гасыр" радиосы (91,5 FM), "Татар радиосы", "Курай" радиосы, "Ирек мәйданы", "Ватаным Татарстан", "Безнең гәҗит" газеталары, www.belem.ru мәгариф порталы һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары.
"Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясенең төп максатлары – татар теленең шәһәрдәге кулланылыш даирәсен киңәйтү, татар шәһәр мәдәни мохитен булдыру.
Тәүге тапкыр акция "YZЕБЕZ" яңа буын хәрәкәте, яшь татар галимнәре һәм татар интеллигенциясе вәкилләре тырышлыгы белән 2005 елда үткәрелгән иде.
"Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе – татар телен популярлаштыра торган иң танылган чараларның берсе. Шунысы куанычлы: быел гимназиябез, әлеге бәйгедә катнашып, II урынга лаек булды. Без әлеге җиңүебез белән чиксез горурланабыз!
К списку новостей




